Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" мәктәп укучылары белән очрашты


Берничә укучы "Азатлык" радиосының истәлекле бүләкләренә лаек булды.
Берничә укучы "Азатлык" радиосының истәлекле бүләкләренә лаек булды.

Халыкара Ана теле көне уңаеннан “Сәйдәш” мәдәният үзәге “Азатлык” радиосы хәбәрчеләрен һәм 20нче татар гимназиясе укучыларын бергә җыйды.

Чәршәмбе көнне, 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара Ана теле көнен билгеләп үттеләр. Татарстанда да әлеге бәйрәмне игътибарсыз калдырмыйлар. Республикада музейларда, университетларда, урта мәктәпләрдә, китапханәләрдә Ана теленә багышлап чаралар үткәрелде.

Бу көн уңаеннан “Сәйдәш” мәдәният үзәге “Азатлык” радиосы хәбәрчеләрен һәм 20нче татар гимназиясе укучыларын бергә җыйды. Очрашуда Азатлык радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәли һәм журналист Зарема Хуҗиәхмәтова укучылар алдында кызыклы чыгыш ясадылар. Алар Халыкара Ана теле көнендә "Азатлык" радиосының тарихы, аның миссиясе турында, нинди сәхифәләре, шәлкемнәре барлыгы турында аларга тәфсилләп сөйләделәр. Берничә укучы "Азатлык" радиосының истәлекле бүләкләренә лаек булды.
“Сәйдәш” мәдәни үзәге җитәкчесе Лима Кустабаева "Азатлык" радиосына рәхмәт белдерде.

“Сәйдәш” мәдәни үзәгенең җитәкчесе Лима Кустабаева, китапхәнә мөдире Наилә Бикмеева һәм очрашуга килгән укучылар, хәзерге һәм элекке укытучылар, хәтта ата-аналар да шундый җылы очрашудан бик канәгать калдылар һәм "Азатлык" радиосына рәхмәтләрен белдерделәр.

Азатлык” хәбәрчеләре белән очрашуда укытучылар сөйли
Укучыларны очрашуга алып килгән Пермь якларыннан күчеп кайткан 20нче гимназия укытучысы Мәрьям Хамидуллина менә нәрсә диде:
“Безнең 20нче гимназия укучыларыбыз татар телле балалар. Укучыларыбызны татар телендә укытабыз һәм тәрбия эшләре дә барысы да татар телендә алып барыла. Мәктәбебездә “Алтын чәч” театр коллективы эшли. Алар татар язучыларының әсәрләре буенча пьесаларын уйнап төрле бәйгеләрдә катнашалар. Татар теле турында фикерем шул: Казанда татар мәктәпләре күбрәк булсын иде.

Телне үстерү өчен күбрәк эшләргә кирәк. Монда телевидение-радио безгә ярдәмгә килсен иде. Татар телен үстерүгә әһәмият күбрәк бирелсен иде. Югыйсә, шундый куркыныч туа - безнең татар теле һәм әдәбияте дәресләрен кыскарталар икән дигән сүзләр чыга башлады", - диде ул.
Ветеран укытучы Фирая ханым Мөбәракова теләкләрен “радио-телевидениедән алып барган тапшыруларны татар халкының иҗатын чагылдырган матур программалар ясап эшләсеннәр иде”, - дип белдерде.
“Татар телен матур итеп сөйләргә өйрәнер өчен радио, телевидениедәге белгечләр үзләренең көчләрен күбрәк куярга тиешләр. Тавышлар куелган булырга тиеш. Матур тавышлы дикторлар булырга тиеш. Безнең яшь вакытыбызда Әминә Сафиуллина, Айрат Арслановларның тавышларын тыңлап, без телевидениедән караган кебек була идек. Балалар, яшьләр өчен тапшырулар башка халыктан алынган программалар белән генә бара. Татар язучыларыбызның әсәрләрен алырга кирәк”, - диде ул.
Очрашу барышында укучылар Илнар Шәмсиев һәм Римма Вильданова Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.

Ачык микрофон: Татар телен үстерү өчен нишләргә кирәк?
Укучылар җавабы менә болай булды:

- гел татар телендә генә сөйләшергә...
- татар китапларын укырга...
- татар музейларына йөрергә...
- татар гәзитләрен күбрәк укырга...
- татарча радио тыңларга...
- күбрәк татарча сөйләшергә, аралашырга...
- шагыйрьләр белән очрашырга кирәк.

"Шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?" - дигән сорауга балалар:

- Габдулла Тукай,
- Муса Җәлил,
- Һади Такташ,
- Фәнис Яруллин исемнәрен атады.
"Сәйдәш" мәдәни үзәгенә "Азатлык" радиосы белән танышырга килүчеләр.

Очрашуда катнашкан Зирәк Йосыпов:
"Бүген мин "Азатлык" радиосын кайдан тыңларга дигән сорау бирергә мәҗбүрмен, чөнки бүген "Азатлык" радиосын тыңлап булмый, чөнки мин аны тыңлаудан мәхрүм ителгән кеше”.
Сәйдәш мәдәни үзәге җитәкчесе Лима Кустабаева:
“Казанда, Татарстанда татар телен өйрәнергә бөтен мөмкинчелек бар. Үрнәк итеп танылган татар гаиләләрен күбрәк күрсәтергә кирәк”.
Китапханә мөдире Наилә Бикмеева:
“Бик кирәкле, файдалы очрашу булды бу. Сәйдәш мәдәният үзәгендә “Мирас” һәм “Сабыйга” дигән әдәбият клубларыбыз эшләп килә, килегез безгә тагын да. Телебезне саклыйк, оялмагыз, горур булыйк”.

Татар теле радио телевидение ярдәменә мохтаҗ
Җир шарында 6 меңгә якын тел бар, әмма һәр ай саен ике тел юкка чыгып баруы мәгълүм.
Татарстанда татар теле дәүләт теле итеп игълан ителүгә карамастан, ул дәүләт теле дәрәҗәсенә тиешлечә ирешә алмады. Шуның өчен дә татар теле әле бүген дә саклауга, яклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә мохтаҗ, дигән фикер белән таралышты "Сәйдәш" мәдәни үзәгенә "Азатлык" радиосы белән танышырга килүчеләр.
XS
SM
MD
LG