Accessibility links

Европа Берлеге Косово сербларын хезмәттәшлеккә чакыра


Приштина - Европа Берлегенең Косоводагы вәкиле Питер Феит сербларны хезмәттәшлеккә чакырды. Көньяктагы Призрень шәһәрендә ясаган чыгышында, Косово сербларын ул "киң күңелле булырга һәм сәхифәне икенче ягына әйләндерергә", Европа Берлеге вәкилчелегенә үз эшен уңышлы башкарырга ярдәм итәргә чакырды.

Феит сүзләренә караганда, Европа Берлеге вәкилчелеге серблар күпләп яшәгән Митровица шәһәренең төньягыннан вакытлыча чыгарылган. Биредә сербларның Косово бәйсезлегенә каршы урам җыеннары инде алтынчы көн дәвам итә. Бүген урамнарга 2 меңләп кеше чыккан.
XS
SM
MD
LG