Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучыларының өлкә семинары Оренбурда үтте


21 февраль көнне Оренбурның 38 нче санлы мәктәбендә Халыкара Ана теле көненә багышланган татар теле укытучыларының семинары үтте.

Өлкәдәге , татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче бердәнбер шәһәр мәктәбендә: 250 якын, 8 төрле милләт балалары белем ала. Чагыштырмача, соңгы халык санын алуга караганда, Оренбурның үзендә генә 50 меңкә якын татар халкы яши.
Бу көнне көчле буран булып , Уфа – Орски юллары ябылу сәбәпле, күп укытучылар Оренбурга килә алмадылар. Шулай ук , әлеге көнне Кувандык районының Рамазан авылында 2 мәктәп баласы тау шуганда кар ишелеп, кар астында калды. Бөтен авыллары белән тауга менеп эзлиләр, ләкин 10 метр тирәнлектәге кар эченнән, малайларны 1 сәгатьтән соң гына табалар. Ләкин инде соң була. Руссиядә Кувандык районы таулары үзенең чаңгы шуу, ял йортлары белән дә данлыклы. Берничә ел элек кенә Кувандыкка Русия Президенты Владимир Путин да чаңгы шуарга килгән иде.

Яңадан өлкә семинары хакында. “Риза Фәхретдин иҗатында халык педагогикасы фикерләре ” дип исемләнгән семинарда 4 ачык дәрес һәм класстан эш күрсәтелде. Әйтергә кирәк, башка мәктәпләрдән аермалы буларак, бу мәктәптә ана теле дәресләренә 4 сәгать бирелгән.

Р. Фәхретдин иҗаты темасы очраклы рәвештә генә сайланмады. Р. Фәхретдин – галим, мәгърифәтче, әдип, журналист 12 ел гомерен Оренбурда үткәрә. 1906 – 1918 еллар дәверендә ул “ Вакыт” гәҗитендә эшли, “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта, аннан директоры була, соңарак “ Шура” журналының баш мөхәррире була. 12 ел эчендә тәрбия темасына 100ләп мәкалә, 80 якын китап яза. Шуларның берсе – “ Җәвамигуль Кәлим шәрхе” китабы. Бу китапны 1996 елда крайны өйрәнүче М.Ф.Рәхимкулова белән галим Р. Үтәбай татар һәм урыс телләренә тәрҗемә иттеләр. Шул ук елны, М.Рахимкулова тырышлыгы белән Р. Фәхретдин яшәгән йортта мемориаль такта да куелды. 2008 нче елда “Шура” журналы нәшер ителә башлаганына да 100 ел тула. Җыеп әйткәндә, дәресләрдә Р. Фәхретдин иҗатын өйрәнү - бик урынлы.

9 сыйныфта “ Р. Фәхретдин – татар халкының күренекле шәхесе” дигән темага ачык дәресне татар теле укытучысы Тәнзилә Кильметова күрсәтте: “Беренчедән, язучының үгет – нәсихәтләре таныш булса да, без балаларны шул нәсихәтләрдә тәрбиялибез. Балалар үз шәҗәләрен дә яхшы беләләр. Мәсәлән , Р. Мөшәрәпова үз нәселен 7 буынга кадәр белә.”

4 сыйныф укытучысы Гөлназ Әбдершина: “ Яртысы урыс милләтеннән булсалар да, тырышып эшлиләр, иркен сөйләшмәсәләр дә, аңлап – төшенеп баралар.”

Матвеевка районы Иске Котлымбәт мәктәбеннән килүче Рәсилә Сәфиуллина: “ 38 мәктәпкә 3 тапкыр киләм , укытучыларның үз өстендә эшләгәннәре күренеп тора”.

Нәзимә Аталыкова Әсәкәй мәктәбендә укыта: “ Урыс мәктәпләре программасында Р. Фәхретдин иҗатын өйрәнү каралмаган , шул сәбәпле без аны класстан тыш дәресләрдә өйрәнәбез “,-диде.

Мәгариф бүлегенең милли телләр буенча методисты Лирида Биктимирова: “ Р.Фәхретдин иҗатына багышланган укуларны ел саен үткәрергә кирәк “, - дигән тәкъдим кертте.

Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре, галимгә багышлап, зур күргәзмә хәзерләгәннәр иде.
XS
SM
MD
LG