Башка шәһәрләрдәге кебек үк, Питербурны да баскан плакатлар тиздән булачак президент сайлавы турында искә төшереп тора. Питербурга сайлауалды кампаниясенә 112 миллион сум акча бүленгән. Сайлау комиссиясе бу акчаны “бер тур өчен күбрәк, ике тур өчен азрак” дип саный.
Шулай булса да, сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Дмитрий Краснянский сүзләренчә, билгеләнгән сумма ике турга исәп тотып бүленгән. Сайлау бер турда гына узса, икенче турның акчасы федераль казнага әйләнеп кайтачак икән.
Шулай булса да, сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Дмитрий Краснянский сүзләренчә, билгеләнгән сумма ике турга исәп тотып бүленгән. Сайлау бер турда гына узса, икенче турның акчасы федераль казнага әйләнеп кайтачак икән.
Интернет форумнарындагы, вакытлы матбугаттагы халык фикеренә күз салсак, хәлләр болайрак:
“Сайлауның нәтиҗәсе, президент кем буласы инде билгеле. Шулай булгач, акча түгеп сайлаулар уздырып торасы юк, Питербурга бүленгән 112 миллион сумны файдалырак, халыкка кирәгрәк нәрсәгә кулланып булыр иде. Мәсәлән, 5 заманча бассейн төзүгә, 112 светофор куюга, велосипед юллары сузуга һәм башкаларга”.
Әмма дә ләкин сайлауларга әзерләк эшләре туктап тормый, канцеляр таварлары кибетендә Путин портретларының бәясе төшә, плакатлар язның беренче бәйрәме 2 мартта булачагы турында кычкырып тора. Язның беренче бәйрәме, ягъни Русия президенты сайлавы турында Питербурда яшәүче милләттәшләребез ни уйлый икән?
“Сайлаулар булырга мөмкин түгел,чөнки кандидат берәү генә - Медведев. Бар җирдә бүгенге президент билгеләгән кандидатны гына күрсәтәләр, аның турында гына сөйлиләр. Халык аңа тавыш бирергә әзер. Күпчелек Медведевка тавыш бирәчәк тә. Демос (халык) тавыш биргәч, Русияне демократик ил дип әйтеп була инде анысы, тик шартлы рәвештә генә. Илдә бер нәрсә дә үзгәрмәячәк,чөнки яңа президент Путин юнәлешеннән тайпылмаячак - ул бит аңа бурычлы”, - диде бер урта яшьтәге ир кеше.
Ике ханым Медведевка тавыш бирергә җыена: "ул президент булса, илдә стабильлек сакланачак - иң мөһиме шул." Аннан, алар уенча, Медведевның чит илләрдә дә абруе зур.
Ике ханым Медведевка тавыш бирергә җыена: "ул президент булса, илдә стабильлек сакланачак - иң мөһиме шул." Аннан, алар уенча, Медведевның чит илләрдә дә абруе зур.
Шул ук милләттәшләребезнең әлегә Владимир Путин президент булган Русиядә яшәү-көнкүреш турындагы фикерләре белән дә танышыйк :
“Путин президентлык иткән елларда халыкның матди хәле күпкә яхшырды, кибетләрдә җаның ни тели-шул бар, чиратлар юк, ләкин җан тынычлыгы җитми.Балалар өчен борчыласың, аларны, хәтта студентларны, кичләрен каршы алырга кирәк, үзеңнең иминлегең дә шикле, хокук саклау органнарына ышаныч юк.Фатир проблемасы да кала, инвалид балалы гаиләләрдә ул проблемалар баштан ашкан: түләүсез дарулар алып булмый, очкычка ташламалы билетлар юкка чыкты, поездда инвалид бала белән йөрү бик тә читен.”
Яңа президент килгәч тә бу проблемаларның хәл ителүенә шик белдерә Питербур татарлары.