Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовоның тышкы бурычын түләүдән туктарга тели


Сербия икътисад министры Младьян Динкич Сербия бәйсезлек игълан иткән Косово өчен тышкы бурычларны түләүдән туктап ул акчаларны Косово серблары өчен тотарга тиеш диде.
Косово 1999 елдан бирле Сербиягә буйсынмаса да Белград Косовоның Сербиянеке булуын раслау өчен Косово исеменнән елына 150 миллион доллар тышкы бурычны түләп килде.
Динкич Сербия халыкара кредиторлар белән Косово бурычын түләүне туктату турында килешергә тиеш диде.
2007 ел ахырында Сербия үзәк банкы Косовоның 1.3 миллард доллар тышкы бурычы бар дип исәпләвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG