Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телне саклауда "олы кардәш"тән гыйбрәт алу мөмкинме?


Татарча язулар Казанда бик күренми. Калининград тәҗрибәсен кулланып буламы?
Татарча язулар Казанда бик күренми. Калининград тәҗрибәсен кулланып буламы?

Калининградта урыс телендә булмаган, беренче чиратта инглизчә язылган элмә такталар, рекламаларны бетерергә уйлыйлар. Бу анда урыс телен саклау максатында эшләнә. Әлеге тәҗрибә Казанда татар телен саклау өчен кулланыла аламы?

Шушы эшләрне Калининградта дәүләт теле турындагы Русия канунына нигезләнеп башлап җибәргәннәр. Киләчәктә чит телдә язылган язмаларны бетереп, урыс телендә булганнарны гына калдырырга уйлыйлар анда.

Бу юнәлештә эш шактый кызу бара. Кибет исемнәре, башка хезмәт күрсәтү оешмаларындагы язмалар урыс телендә булмаса, 1 марттан аларның хуҗаларын 1 миллион сумлык штрафка тартачаклар.

Татарстанда татар һәм урыс теле канун нигезендә дәүләт теле саналса да, хезмәт күрсәтү оешмалары, реклам игъланнары, кибетләр исеме күпчелеге урыс телендә генә.

Җәмәгать эшлекеле Зәки Зәйнуллин
Казанда яшәүче җәмәгать эшлекеле Зәки Зәйнуллин:

“Ике теллелек - татар телен бетерү кануны ул. Татар теленең киләчәге булсын өчен дәүләт теле булып татар теле генә калырга тиеш. Әгәр урыс кешесе үз кибетен ача икән “Березка” дип атасын, мин каршы түгел. Ә хәзерге кебек булса татар теленә игътибар булмыячак”, - диде.

Зәки Зәйнуллин элек Латвиядә яшәгән кеше. «Анда дәүләт теле булып латыш теле калгач кына алга китеш булды һәм Русиядә дә милли республикаларның һәркайсында дәүләт теле булып бары бер тел – үз милли телләре калырга тиеш”, - ди ул.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ Исмәгыйлева әйтүенчә, Татарстанда ике дәүләт теле булганга, кибет исемнәрен, игъланнарны татар һәм урыс телләрендә дә язарга ярый.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ Исмәгыйлева
«Безнең шәһәр җирлегендә элмә такталар күбрәк урыс телендә. Хәзер инде башка чит телдәге сүзләр дә күбрәк кереп бара. Шушы телләр турындагы канунның бер мәддәсендә яки дәүләт теленең берсендә язарга ярый дигәнне күреп күбрәк дәүләт телендә язарга тырышалар. Күп гипер һәм супермаркетлар Мәскәүгә карый. Шуңа алар федераль буйсыну дип исемнәрне гел урысча бирергә тырыша. Аннары Бәхетле гипремаркеты ачылган вакытта юстиция министрлыкта теркәү проблемасы килеп туган иде. Чөнки анда Ә дигән татар хәрефе бар. Зур тырышлык белән аны татар хәрефе белән теркәүгә ирештеләр», - диде Гөлназ Исмәгыйлева.

Аның әйтүенчә, кибет исемнәре ике дәүләт теленең берсендә куела алса да, хезмәт күрсәтү турындагы мәгълүмат ике дәүләт телендә дә язылган булырга тиеш. Мисал өчен, “кибет - магазин”, “чәчтарашханә - парикмахерская” һәм башкалар. Әммә бу таләп үтәлмәсә дә, кисәтүдән башка чара каралмаган.

Ягъни бернинди штраф яки җавапка тарту юк. Бары гади кешеләр генә канәгатьсезлек белдереп мәхкәмәгә бирә ала, әмма Татарстанда мондый очракның әле булганы юк.

Гөлназ Исмәгыйлева белдерүенчә, бу эшкә Казанның һәр район җитәкчелеге җаваплы икән. Әгәр тиешле тукталыш исемнәре, хезмәт күрсәтү урыннары ике дәүләт телендә булмаса, аларга төзәтүне сорап хат җибәрелә. Район хакимиятендәге җаваплы кешеләр исә үз чиратында бу хатаның төзәтелүе турында хәбәр итәргә тиеш булалар.

Моннан тыш, исемнәрне ике телдә язганда акча да күбрәк түләргә кирәк һәм мәшәкате дә күбрәк икән. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр исә шуңа арзанлы һәм җайлы юлны сайлый – бары урыс телендә генә яза.

Рекламга килгәндә, ул Казанда гомумән урыс телендә генә дияргә була.

«Реклам бирү ул федераль документ буенча алып барыла. Татар телендә бирергә мөмкин дигән өлеш булмаганга, күбесе аны урысча яза”, - ди Гөлназ Исмәгыйлева.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Казанда бер меңнән артык ашханә һәм кафеның 150гә якыны гына татар телендә икән. Әгәр Калиниградта чит телдәге сүзләр өчен штраф каралса, Татарстанда киресенчә, туристларны җәлеп итү өчен инглиз телендәге сүзләрне күбрәк кертү күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG