Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең оппозицион олигархы Тифлистә җирләнде


Бүген Тифлистә күренекле оппозиция җитәкчесе Бәдри Патаркацишвилины җирләүдә берничә мең кеше катнашты.
Грузиянең иң бай кешесе саналган 52 яшлек Патаркацишвили 2 атна элек Лондонда үз өендә йөрәк өянәгеннән вафат итте.
Узган елның ноябрендә хөкүмәткә каршы зур урам җыеннарыннан соң Патаркацишвилига фетнә оештыру гаепләүләре белдерелде, һәм ул илдән китәргә мәҗбүр булды.
Британ полициясе Патаркацишвили үз үлеме белән үлгән дип белдерде, шулай да аны агуламаганнарын тәгаен ачыклау өчен аның тәнендә агу булу-булмавын тикшерә.
XS
SM
MD
LG