Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган студентлары исламны кимсетүгә протест белдерә


Әфганстан мөселманнары американ әләмен яндыра
Әфганстан мөселманнары американ әләмен яндыра

Якшәмбедә Әфганстанның Нангарһар вилаятендә меңләгән студент исламны кимсетү гамәлләренә протест белдереп, зур юлны томалады. Дания һәм Һолландия әләмнәрен яндырып, алар "Дания белән Һолландияга үлем" дигән шигарьләр кычкырды.


2 ел элек Мөхәммәт пәйгамбәр башына бомба рәвешле чалма уралган бер карикатур бар дөнья буйлап мөселманнарның нәфрәтен уяткан иде. Бу карикатур авторына һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 3 кеше кулга алынды. Узган айда Даниянең берничә гәзите, рәссамга теләктәшлек йөзеннән, аның шул сурәтен кабат бастырып чыгарды.

Шушы айда Һолландия депутаты Герт Вилдерс изге Коръән китабына тәнкыйтьле карашта торган яңа фильм чыгарырга җыена.


Әфган студентлары бойкотка чакыра

Әфган студентлары бүгенге каршылык чарасында мөрәҗәгать кабул итте:

"Без Әфганстан хөкүмәтен Дания һәм Һолландия белән дипломатик бәйләнешләрне өзергә чакырабыз. Дания һәм Һолландия гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылырга тиеш. Бар дөнья буйлап мөселман туганнарыбызны Дания һәм Һолландия малларына бойкот белдерергә чакырабыз."

Әфганстан хөкүмәте дә карикатурның кабат бастырылуын исламны кимсеткән һәм исламчы сугышчыларның дәрәҗәсен күперткән гамәл дип саный. Талибан хәрәкәте исә моны исламга каршы сугышның бер өлеше дип атады.


Протест чаралары бар ил буйлап

Шимбә көнне нәкъ шундый протест чарасы Һерат каласында үтте. Протестчыларның берсе Мөхәммәт Әкъбәр исламны кимсетүчеләргә каршы җиһад белән янады.

"Без пәйгәмбәребезне кимсеткән һәркемгә каршы җиһад игълан итәчәкбез, аңа каршы протест белдерәчәкбез" ди Мөхәммәт Әкъбәр.

Узган атна шундый ук протест чаралары башкала Кабулда үтте. 200ләп депутат Дания һәм Һолландия хөкүмәтләрен исламны кимсетүгә юл куймаска чакырды.

Әфганстан – Мөхәммәт пәйгамбәр һәм Коръәнне кимсетү өчен үлем җәзасы каралган ислам республикасы.

Әфганстанда НАТО тынычлык саклау көчләре сафларында 1500-ләп Һолландия һәм 600дән артык Дания хәрбие бар.

XS
SM
MD
LG