Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә Фирүзә ханым 3 игезәк бала тапты


Моңа кадәр дә Чардаклы районының Енганай – Үрән авылы халкы туган бишегенең киләчәген кайгыртып яши иде. Бу вакыйга әлеге тырышлыкларны тагын да ныгыта төште.

Авыл мәктәбе укытучысы Фирүзә һәм милиция хезмәткәре Наил Кәримевлар 2007 елда гына өйләнгәннәр һәм беренче бала көтәләр иде. Берьюлы икенчесен-өченчесен дә табуга аларның куанычы чиксез. Хәер, алар гына түгел – Үрән халкы да моңа шатлана. Сәбәбе бик гади: авылда балалар саны кимесә, мәктәпне кыскартырга, ягъни ябарга да күп сорамаслар. Ә мәктәпсез авыл – авыл түгел инде ул… Шөкер, диләр укытучылар, авылда икенче, өченче нәни алып кайтырга җыенучылар да бар. Ә аларны күптән түгел генә яңадан ачылган балалар бакчасы көтә дә инде. Ул урта мәктәп бинасында урнашкан. Бүлмәләрне ремонтлау һәм җиһазлау, шулай ук нәниләрне заманча уенчыклар белән тәэмин итүдә Чардаклы районы бюджетыннан да өлеш керткәннәр.

Тәрбия учагын ачу тантанасында өлкә башлыгы Сергей Морозов та катнашты. Ул үз чыгышында ябылган башка балалар бакчаларын да аякка бастыру тырышлыклары белән таныштырып китте: өлкә үзәгендә, Инза, Мәләкәс шәһәрләрендә, Сура, Сенгилей һәм башка районнар үзәкләрендә бакчалар биналары мәгариф идарәсе карамагына кайтарылганнар. Кыска гына вакыт эчендә 20гә якын группалар эшли башлаганнар.

Үрәнгә кайтсак, анда сабыйларның әниләре дә шатлана: бүгеннән үк эшкә чыгарга җыенабыз, диләр. Шөкер, күпчелек авыллар халкы эшсезлектән, чарасызлыктан иза чигеп, авылларын ташлап киткән заманада, Үрән халкы болай да җаен табарга тырышып яшәде. Булдыклы уңган егетләр заманча ишекләр ясау, хәләл ит җитештерү буенча махсус ширкатьләр ачып җибәргәннәр. Яшел борчак консервлау цехы 10 еллар элек үк ачылган иде. Хатын-кызлар да үзләренә эш тапканнар. Өлкә үзәгенең Яңа шәһәр дип аталган өлеше халкы, нигездә, “Авиастар” заводын төзер өчен авылларын ташлап киткән татар-чуаштан тора. Алар сөт комбинаты чыгарган сөт-катыкларга караганда, авыл сөтенең тәмен аңлыйлар әле. Үрән-Енганай хатын-кызлары, Яңа шәһәргә йөреп, нәкъ аларның ихтыяҗын канәгатьләндереп килә. Мәктәпнең ана теле укытучысы Әлфия Алимова халыкның бердәмлегендә, тырышлыгында мәктәпнең дә тәэсире бар, дип саный. Чынлап та, бу фидакарь затның Шәһри Болгарга, Казанга сәяхәтләр оештыруы, ана теле дәресләрендә милли рух тәрбияләү чараларын куллануы да үз өлешен кертәдер.

10 ел чамасы элек 4 чакрым гына ераклыктагы урыс авылы Дмитриевка мәктәбе Авыл хуҗалыгы институтының лицее дип аталган иде. Имеш, бу мәктәпне тәмамлаучылар турыдан-туры институтка керә ала. Бу шаукымга Үрән-Енганай авылы түрәләре дә бирелделәр: балаларын урыс авылы мәктәбенә күчерделәр. Үрән мәктәбен 8 еллык итеп кенә калдыру куркынычы килеп баскан иде. Нәкъ Әлфия ханым һәм аның остазы мәрхүм Әмирҗан ага Гыйльманов тырышлыгы аркасында, бу шаукым дәвамлы була алмады.

Ул заманаларда татар авылларын таркату буенча фәнни нигездә корылган чаралар күзгә бәрелә иде бит. “Бөек” идеолог Михаил Суслов үзенең туган төбәген -Ульян өлкәсен ныгыту өчен, урыс авылларында ясалма шартлар тудырып, таланган һәм кимсетелгән Татарстанның татар-чуашын суырып алган иде. Замана җилләре андый ясалма авылларны янә җимереп ташладылар. Шундый иркәләнгән авылларның берсе Солдатская Ташла (Ташлы) хуҗалыгы да таркалды. Аңа җан иңдерү өчен янә татар баласы механизатор Вәгыйзь Таһиров алынган икән. Ул, берничә җегәрле егетне үз тирәсендә туплап, ташландык техниканы төзәткән, 500 гектар җир сатып алган. Бу җирюдә бөртекле ашлык һәм мал ризыгы өчен үлән чәчәргә җыена, ди. Чөнки 50 баш эре мөгезле терлек сатып алган да инде.

Бу турыда хәбәр итүче җирле телевизион тапшыруда Вәгыйзь Таһиров эшчәнлеген “Авыл хуҗалыгын үстерү буенча национлаьный проект”ны тормышка ашыру чарасы дип атадылар. Татар егете бу турыда уйлаганмы-юкмы, әмма авылның аякка баса башлавы Солдатская Ташлада яшәүче “винегрет” халыкны куандыра.
XS
SM
MD
LG