Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйле мәхкәмәләшүләр үзәгенә әйләнде


Дүртөйледә яшәүче берничә кеше район хакимияте башы Равил Дәүләтов белән мәхкәмәләшә.

Алар хакимият башы өстеннән башта республика җитәкчеләренә, алай да нәтиҗә булмагач Мәскәүгә язган иделәр. Ул хатлар чара күрер өчен кире республикага кайтарылганнан соң район башы бу кешеләрне рухи зыян салуда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде.

Шундыйларның берсе — пенсионер Флүр Сөләйманов. Дүртөйле мәхкәмәсе аннан Равил Дәүләтов файдасына 25 000 сум акча түләтергә дигән карар чыгарган иде. Сөләйманов моның белән ризалашмый республиканың югары, Русия мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итеп тә гаделлек таба алмый интегә. Инде ул халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итү турында да уйлый башлавын белдерде.
XS
SM
MD
LG