Accessibility links

Ачык микрофон: Кирмән, Кәҗә бистәсе - тагын ниләр ишетәсе?


Инде күп кенә мәгълүмат чаралары язганча, шушы көннәрдә Кирмәннән "Идел-Пресс" нәшриятына таба Казансу астыннан метро юлы салынып бетте. Тиздән яңа тукталыш ачылачак – аны әлегә “Кәҗә бистәсе” дип атыйлар.

Әмма күпләр мондый исемгә карата каршылык белдерә. Кайбер белгечләр мондый исем бирүне Казанның элекке башлыгы Камил Исхаков белән бәйли. Имеш, ул вакытта аның белән бергә эшләүчеләр башлыкка ярарга дип бу тукталышны аның туган бистәсенең исеме белән атарга теләгән.

Әмма ничек кенә булмасын, бүген күпләргә метрода барганда “Казан Кирмәне, киләсе тукталыш “Кәҗә бистәсе” дигәнне ишетү алдан ук сәер тоела.

- Бездә “Яңа бистә” бар, аны беләм мин. “Кәҗә бистәсе” кая ул? Белмим мин Казанда андый тукталышны. “Ак барс” банк, яки “Нәшрият” дигән исем кулайрак булыр иде.
- “Яшьләр үзәге”, яки “Шүрәле” дип атар идем, чөнки анда “Шүрәле” паркы бар.
- Без аның кайчандыр “Кәҗә бистәсе” булган чагын белмибез дә.
- “(Биш)Балта бистәсе”н ишеткәнем бар, “Татар бистәсе”н ишеткәнем бар Казанда, ә “Кәҗә бистәсе”н ишеткәнем юк.
- Кәҗә белән чагыштырмас идем, әлбәттә, ниндидер яшьрәк, яңарак исем бирүләрен теләр идем. “Яңалык”, “Нурлык”, “Яктылык” кебек исем бирергә булыр иде. Колшәриф иң борынгы язучы безнең, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал безнең язучы остазларыбыз. Берәр бәйге оештырсалар, уйлап табырга булыр иде матур исем.
- “Ак барс”, чөнки анда безнең шундый исемле банк бар.
- “Ак барс”, ул безнең шәһәрнең хоккей командасы, әйбәт уйныйлар. Атаклы җир, бөтен кеше аны белә. Шундый тукталыш юк, “Ак барс” тукталышы булсын.

- “Яшьләр үзәге” бик әйбәт исем, матур исем.
- “Идел-Пресс” ягы булгач, берәр газета, журнал исеме белән атарга мөмкин, мәсәлән, “Татарстан яшьләре”, “Сөембикә”. Мин үзем шулай эшләр идем.
- “Кәҗә бистәсе” дип атамас идем, башкача атар идем. “Яшьләр үзәге” дигән исем колакка бик матур ишетелә .
- “Шүрәле” дип әйтергә була. Анда шундый исемле парк бар.
- “Идел” дип исем кушар идем. Анда бит Идел елгасы ага.
- 50нче елларда анда кәҗә тоткан кешеләр бик күп иде. Идел суы күтәрелә башлаганда, “Кәҗә бистәсе” дип аталган тукталыш барлыкка килде.

- Кәҗә бик яхшы җәнлек бит.
- Анда элек кызыл кирпечтән төзелгән монастырь булган, ватырга килгән танклар да вата алмаган аны.
- Ниндидер яңалык булырга тиеш. Анда элек нинди сазлык иде. Ә хәзер анда нинди зур төзелеш бара, зур йортлар төзиләр.
- Станса “Шәймиев №2” - минем тәкъдим шул.
- Башка исем кушар идем. “Идел-Пресс” әйбәтрәк була, монда бик күп гәзит-журналлар бастыралар, һәм бөтен дөньяга тараталар.
XS
SM
MD
LG