Басма үзе моны шул хәтле киңкүләм дәрәҗәдә үткәрелгән беренче тикшеренү дип атый. Ягъни хатын-кызның гүзәллеген бу юлы гади тавыш бирү аша гына түгел, ә күрсанлы чибәрлек бәйгеләрен карап, гүзәллек индустриясе таләпләрен искә алып, шушы өлкәдә эшләгән басмаларның язмаларын тикшереп билгеләгәннәр бу юлы әлеге кайнар "унлык"ны.
Нәтиҗәдә бүгенге Русиянең иң гүзәл туташлары арасында спортчы, хәзер Думада утырган Алинә Кабаеваны, телевидениедә эшләүче Екатерина Андреева һәм Оксана Федорованы, актрисалар Анастасия Заворотнюк, Елена Корикова, Ольга Фадеева, Ольга Будина, Анна Ковальчукны, җырчылар Валерия һәм Юлия Началованы күреп була.
Берүк вакытта "Русский репортёр"ны чыгаручы "Эксперт" журналыны үзенең web-укучылары арасында аерым бер сораштыру үткәрде. Тавышны иң күп казанганнар исемлегендә шул ук Анастасия Заворотнюкны, йә Рената Литвинованы да күрергә була, әмма беренчелекне анда җырчы Земфира тота.
Иң гүзәлләр арасында шулай ук тагын бер татар кызы - җырчы Алсу да бар.