Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом белән дуслык яңарырга тора


Кама Аланындагы "туңдырылган" атом станциясе корылмалары
Кама Аланындагы "туңдырылган" атом станциясе корылмалары

Чернобыль фаҗигасеннән соң атом энергиясенә куркып карый башлаган Русия үзенең шушы карашын үзгәртергә җыена. 2020нче елга кадәр илдә 4 яңа атом станциясен төзү карала.

Бу планнар хакында чәршәмбедә мәгълүм булды. Әле февраль аенда ук Русия хөкүмәте электр энергиясе корылмаларын урнаштыру турында ерак киләчәккә караган махсус план раслаган.

Аннан шул ачыкланды - Тверь, Нижгар, Чиләбе һәм Ярослау (йә Кострома) өлкәләрендә электр җитештерү өчен өр-яңа атом станцияләре сафка басачак.

Тверь өлкәсендә атом корылмасын инде 2011-2015 елларда ук төзү, соңрак аның куәтен тагын да арттыру планлаштырыла.

Нижгардагысы исә өлкәнең төньягында, Урень авылы янында 2016-2020 елларда корылачак. Нәкъ шул ук чорга башка бер атом станциясе Ярослау йә Кострома өлкәсендә, һәм тагын берсе Чиләбедән 140 чакрым көнбатышта, Башкортстан чиге тирәләрендә төзелергә тиеш.

Атом станцияләрен кору планнары элекке елларда Башкортстанның үзендә дә, күршедәге Татарстанда да бар иде. Әле совет чорында ук халыктан яшереп әзерләнгән проектлар нигезендә аларны Агыйдел һәм Кама Аланы шәһәрләрендә инде төзи дә башладылар.

Чаллыдагы КамАЗның электр энергиясенә үсә барган ихтыяҗын каплау өчен Кама Аланында 4 энергоблок күтәрү каралган иде.

Әмма 1986нчы елда булган Чернобыль фаҗигасеннән соң ике республикада да атом куллануга каршы көчле җәмәгать хәрәкәте барлыкка килде. Өстәвенә, Советлар берлегенең таркалуы инде төзелә башлаган яңа атом станцияләрен финанслау проблемасын тудырды.

1990нчы еллар башында шушы ике корылманы туңдыру карары кабул ителде. Әмма әле бүгенге көндә дә төзелешне яңарту тырышлыклары юк түгел. Төрле икътисади төркемнәр, беренче чиратта Мәскәүдәге атом лоббие, шушы атом станцияләрен сафка бастырмаса, киләчәктә Татарстан да, Башкортстан да электрга кытлык кичерә башлаячак, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG