Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”нең 10 саны


Татар җәмәгатьчеле арасында популяр “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы санында көн үзәгендә, иң актуаль темаларга багышланган мәкаләләр дөнья күрде.

Әйтик, Татарстанда һәм Русиядә сәясәт, милләт һәм мәдәният хәлләре, әхлакый һәм социаль тормыш турындагы темаларга урын бирелгән. Газетаның беренче битендәге “Илдә ниләр бар?” сәхифәсендә битендә басылган язмалар гадәттәгечә бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. “Салымыңны түлә, тынычлап йокларсың”, “Евровидение-2008” татарча җырламады, “Законсыз белем” дигән мәкаләләр бар. Шулай ук бу биттә мөхәррир сүзе тамгасы белән “Дворник юрист булырга тиеш” язмасы урын алган. “Русиядә кешечә яшәргә теләсәң, юрист, икътисадчы булырга кирәк һәм гыйлемнәрне, профессор ук булмасаң да, һичьюгы, институт белеме югарылыгында белү шарт. Алдынгы демократик илләрдә генә һәркем үз эше белән шөгыльләнә: юрист – юрист, икътисадчы – икътисадчы, табиб дәвалый… ә Русиядә барысын да үзең аңласаң, яхшы яшисең, хокукларыңны яклыйсың, хәтта сәламәтлегеңне кайгыртасың…”, дип нәтиҗә ясый автор Илфат Файхрахманов.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында гадәттәгечә “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар да басылган. Әйтик, Гадел Галәметдиннең “Сайланып та, вәкаләтләренә керешмәгән президент”, Али Гыйльминең “Медведев Путин була алырмы?”, Бикә Тимерованың “Парламент бай депутатлардан тора”, Рөстәм Исхакыйның “Хоккейда кемнәр акча эшли?” дигән баш исемдә мәкаләләре урын алган.

Газетаның “Акча санаганны ярата” дигән битендә икътисад темасына караган мәкаләр басылган. “Ач хәлен тук белми” язмада пенсионерларның финанс яктан авыр тормышы турында сүз бара. “Сугыш елларында ач-ялангач көе эшләп, үзләренә дә җитмәгән черек бәрәңгене авызларыннан өзеп, балаларына биргән әниләр хәзер әбиләр шул. Кем уйлаган алардан үзләрен яклый алмастай буын үсеп чыгар дип. Безнең һәм гади эшченең миллионнарга төшкән хоккей, футбол уеннары карыйсы килми. Ач хәлен тук белми, дип юкка әйтмиләрдер”, дип яза Мамадыш районыннан Тәскирә Гыйльметдинова.

Газетаның 5 нче битендә урнашкан “Казан урамнары татарча сөйләшә” мәкаләсендә татарлар туган телләрендә сөйләшсен өчен нинди чаралар кулланып булу мөмкинлеге һәм чираттагы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында язылган. “Безнең гәҗит”нең “Ахырзаман галәмәтләре” битендә хәмер эчүдән булган аянычлы хәлләр, исерек чире китергән хәвефле очраклар сүрәтләнгән.

Шулай газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG