Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте идәрә ителә торган оппозиция булдырмакчы


Русиядә парламент һәм президент сайлаулары узгач ук федераль үзәк хакимияте, аерым алганда «Бердәм Русия” фиркәсе оппозиция кирәклеге турында сүз йөртә башлады. Күп кенә газеталар хәтта “Оппозиция турында” канун проекты әзерләнүен яза. Белгечләр моны исә күз майлау дип атый.

Әле кайчан гына «Бердәм Русия” фиркәсе үзенә көндәш булган оппозициядән ничек котылырга белмәсә, хәзер инде аның махсус канун проектлар әзерләве сәер әлбәттә. Билгеле, сайлаулар үткәч инде җитәкчелекне оппозиция куркытмый. Ни дисәң дә дүрт елга илдә идәрә итүчеләр инде сайланды.

Оппозиция вәкилләренең күбесе үзләре мондый канунны кирәксенми. Алар Русиядә массакүләм мәгълүмат чаралары, партияләр һәм сайлау турында кануннар үтәлсә шул җитә, ди. «Уң көчләр берлеге» фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Таркаев

«Уң көчләр берлеге» фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Таркаев
«Өстәмә канунның кирәге юк, булганнарын үтәү зарур”, ди.

Сайлаулардан соң күп кенә партияләрнең финанс проблемалары килеп чыгу, хәтта кайберләренең биналарыннан куылуы ишетелде. Таркаев әйтүенчә, «Уң көчләр берлеге” фиркәсенең андый проблемалары булган, әмма ул инде хәл ителгән.

«Хәзер киләчәк эш юнәлешләрен билгелибез. Күп кенә фиркәләр илдә сәяси вәзгыятьнең ничек үзгәрүен көтә”, ди Александр Таркаев.

Татарстанда хәзер Думага узмаган фиркәләр рәсми теркәлгән булса да, аларның эшләгән эшләре турында республикада әлләни ишетелми. Гомумән Русиядә хәзер барлыгы 14 фиркә бар. Newsru.com язуынча, тиздән алар 7-8 генә калырга мөмкин. Чөнки федераль теркәү хезмәтенә “өстән” шундый боерык бирелгән, ди. Аерым алганда, Дмитрий Медведев президент вазыйфасына керешкәч сәяси фиркәләрне тикшерүләр башланыр дигән фаразлар йөри һәм шуның нәтиҗәсендә халыкка аз ишетелгән партияләрдән тыш, “Уң көчләр Берлеге” кебек танылганнарын да ябарга мөмкиннәр.
Димәк, хакимият оппозиция турында канун әзерләү белән бергә, аларны бетерү хәстәрен дә күрә булып чыга.
“Коммерсант” газетасы язуынча, сайлауга кадәр “Коммунистлар фиркәсе” оппозиция эшчәнлеген гарантияли торган канун проектын керткән булган, әмма “Бердәм Русия” аны кире каккан. Бары президент сайлаулары узгач кына “конструктив оппозиция” кирәклеге хакында Татарстан президенты Минтимер Шәймиев искәртеп үтте.

Ә “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Русия хакимияте оппозицияне канат астына алып, аның белән үзе идәрә итмәкче була, ди.
“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов
“Хәзер Русиянең элекке президенты Борис Ельцин вакытында оешкан һәм өстән идәрә итеп булмый торган партияләрне юкка чыгарып, яңа идәрә ителә торган Путин фиркәсен оештыру нияте тора», ди Рәшит Әхмәтов.

Шулай ук ул Думага узмаган партияләрнең хәле авыр булуын да әйтә.

«Уң көчләр берлеге” куркытылган. Борис Немцов та юкка гына аннан китмәде. Ә “Яблоко” фиркәсенең хәле тагын да аяныч, ул үзәктән финанслана иде. Хәзер акча чыганагы булмагач ул бетүгә йөз тота”, ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG