Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарсенбаевны коммунистлар ник куган?


Иркен Сарсенбаев
Иркен Сарсенбаев

Активист һәм спортчы Иркен Сарсембаевны коммунистлар фиркасеннән куганнар. Бу хәлне аның фиркане тәнкыйтләп чыккан мәкаләсе белән бәйлиләр

Хокук яклаучы Иркен Сарсенбаев “Звезда Поволжья» гәзитендә “Коммунистлар нигә җиңелә?” дигән мәкалә белән чыккан иде. Ул газетаның тугызынчы санында басылып чыккан. Ул үзе дә коммунистлар фиркасе әгъзасе һәм шушы мәкаләсендә фирканең шәһәр бүлегендә булган хәлләрне язып чыккан булган.

Анда ул шәһәр бүлегендә бернинди эш алып барылмый, карарлары үтәлми, җыелышларга берничә өлкән яшьтәге кеше генә йөри, дип язып чыккан. Ул коммунистларның шәһәр бүлеген җитәкләргә теләге барлыгы һәм аңа яңа сулыш өрергә мөмкинлекләре турында яза. Тик шул ук мәкаләгә караганда, Сарсенбаев фирка җитәкчелеге белән уртак фикергә килә алмаган. “Сайлау исемлекләренә мине кертмәделәр, коммунистлар сайлауларда җинелә бара, киләсе сайлауларга алар парламентка үтә алмачак", - дип яза Иркен Сарсембаев шушы мәкаләсендә.

Шул ук “Звезда Поволжья” гәзите хәбәр иткәнчә, 11 март көнне коммунистлар фиркасенең җыелышында Иркен Сарсембаев фиркадән куылган.
Фирканең Татарстан бүлеге җитәкчеләрнең берсе һәм Дәүләт Шурасы депутаты Хафиз Миргалимов Сарсембаевның куылуын раслады. Сәбәбен ул, Сарсембаев коммунистлар фиркасенең дәрәҗәсен төшерә, аны пычрата, дип аңлатты. Хафиз Миргалимов аның куылуын шушы мәкалә белән бәйле булганын инкар итмәде һәм автор белән бәхәскә керде. “Ул безне истерикага төште дип яза. Нинди истерика булсын, безнең кандидат Зюганов чын-чынлап сайлауларда икенче урынны алды, без бөтен җирдә процентларны үстердек. Кемгәдер безнең эшләгәнебез ошамый. Башка кеше авызы белән безне тәнкыйтлиләр. КПРФ эчендә булган кеше үзенең партиясен фирка җыелышында тәнкыйтләргә тиеш иде”, - ди Хафиз Миргалимов.
Коммунистлар фиркасенең Татарстандагы бүлеге вәкиле Хафиз Миргалимов, Сарсембаевның акча белән бәйле башка гонаһлары да бар иде, дип әйтте.
Активист һәм спортчы Иркен Сарсембаевның үзенең фикерен белеп булмады, аны кесә телефонының ике номеры да челтщрдән өзелгән иде.
Сарсенбаев “Татарстан һәм Казанның тулай тораклары һәм тузган йортларда яшәүче кешеләрнең хокукарын яклау” хәрәкәте аша танылган иде. Күптән түгел аның кыйналуы турында хәбәрләр килде. Бу хәлне дә аның хокук яклау эше белән бәйләделәр.
XS
SM
MD
LG