Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Гонгадзены үтерүчеләргә хөкем чыгарылды


Киев - Украина башкаласы мәхкәмәсе журналист Георгий Гонгадзены үтергән 3 кешегә хөкем карарын чыгарды.

Элекке милиция офицерлары Валерий Костенко һәм Александр Поповичка 12 ел төрмә, Николай Протасовка 13 ел төрмә җәзасы билгеләнде. Тагын бер гаепләнүчене, Алексей Пукачны эзләү дәвам итә.

Георгий Гонгадзе 2000 елның сентябрь аенда Киевта юкка чыкты. Ноябрьдә аның башы киселгән мәете Киев өлкәсе урманында табылган иде. Җинаятьне кушучылар әле дә ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG