Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган атна Сембер татарларына кагылышлы вакыйгаларга бай булды


Иң мөһиме – Өлкә үзәге мэриясендә милли мәсьәләләр буенча Консультативный Совет-Киңәш шурасының эшли башлавыдыр.

Шәһәр мэрының Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Иван Мельников җитәкчелегендәге бу Шурага шәһәрнең Мәгариф, Мәдәният, Яшьләр эшләре идарәләре һәм татар чуаш, мукшы автономияләре җитәкчеләре керәләр.

Беренче утырышта Мәгариф, Мәдәният идарәләре башлыклары үз тармаклары буенча план-ниятләре белән уртаклаштылар. Мәгариф идарәсе башлыгы Людмила Соломенко “этно-мәдәни компонент” юнәлешендә эшләү өчен махсус белгеч урыны булдырылуы һәм бу вазифага татар кызы Рауза Хәлиуллованың билгеләнүен дә җиткерде. Людмила Соломенко әйтүенчә, шәһәрдәге 93 мәктәпнең 38ендә ана теле төрле формаларда өйрәнелә, ә яңа уку елында аларның санын 70кә җиткерү күздә тотыла. Тик автономияләр җитәкчеләре моңа әллә ни куаныч белдермәделәр, чөнки факультатив һәм төрле түгәрәкләр генә эшчәнлеге нәтиҗәсенә өметләр баглау кыен.

Мәриянең Мәдәният идарәсе башлыгы Людмила Уварова китапханәгә һәм шәһәрнең ике районында уздырылачак Сабантуйларга матди ярдәм күрсәтеләчәген бәян итте. Аның бер сүзе аеруча игътибарга лаектыр: Яңа шәһәрдәге “Руслан” мәдәният йортында 2 чуаш ансамбле эшли, ә татарныкы – юк. Бу бушлыкны тутыру татар автономиясеннән тора, диде мәдәният идарәсе башлыгы.

Консультатив шураның киләсе утырышында милли тәрбия мәсьәләсе каралачак. Дәүләт Думасының гайре табигый кануннар чыгарып яткан заманында инородецларның милли тәрбиясе нинди ысуллар белән башкарылыр – әлегә караңгы.

Ә менә Русиянең икътисадын ныгыту, аның данын үстерүгә Сембер татарының да зур өлеш кертүе – күз алдыбызда. Җепшеклек елларында таркалып беткән урыс-татар-чуашлы Бирючевка авылын торгызуга бертуган Абушаевлар тотынганнар иде. Хәзер биредә “Абушаев” дигән агрофирма өлкә буенча үрнәк хуҗалыклардан санала. Һәм ул яңадан-яңа үрләр яулый. Язгы чәчүгә әзерлек йөзеннән, 7 млн. рубльлек “Нью-Һоланд” исемле 480 ат көченә ия куәтле трактор сатып алган. Аның өчен Волгоградтан өр яңа чәчү комплексы да кайтарылган.

Русиянең Эчке эшләр миистры Рәшит Нургалиев приказы нигезендә, Ульян каласының берничә автоинспекторы “Хезмәт батырлыгы” медале белән бүләкләнгән. Алар арасында 2 татар егете дә бар: Илнар Мәхмүтев һәм Дамир Сәлимуллин.

Өлкә үзәгенең “Винновская роща” исемле Ял паркына кергән Биатлон корылмасында 1971-елда биатлон буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Назыйм Мөхитев һәм аның тренеры Анатолий Белов призына өлкә буенча ярыш узды. Сүз уңаеннан “Азатлык” радиосы аша яңгыраган бер тапшыруны да искә алып үтәргә кирәктер. Ул Назыйм Мөхитевнең, татар булганы өчен генә, халыкара бәйгеләргә алынмавы, 1971-елгы чемпионатта билгеләнгән спротчының ярыш алдыннан гына авырып китеп, Назыймны да командага кертүләре, нәтиҗәдә, эстафетынаң 4-нче этабына куюлары һәм аның, соңгы этапта 3 көндәшен узып китеп, СССРга җиңү яулавы турында иде. Хәзер дә бу татар егете шул ук “яраткан” Ватаны өчен яшь спортчылар әзерләү белән мәшгуль.

Ә хәзер мәдәни чаралар турында. Шушы арада өлкәнең Карсун районы үзәгендә “Гасырларда яшә, Сембер төбәге!” дигән халык авыз иҗаты фестивале узды. Анда районның барча авылларыннан, диярлек, үзешчән сәнгатькәрләр катнаштылар.

Барчасы да зур осталык күрсәттеләр, әмма иң көчле алкышларга Уразовка авылының яшь үзешчәннәре лаек булдылар. Нәфис милли киемдәге коллективның күмәк җыры да, биюләре дә жюри әгъзаларының җаннарын эретте, бугай - алар иң югары бәягә лаек булдылар. Хәер, коллективның җитәкчесе Сәет Диаров әйтүенчә, алар 1-урынны беркемгә дә бирмәү нияте белән килгәннәр дә. Яшь биюче Рөстәм Мирзазаде өлкә фестивалендә дә сынатмабыз, дип ышандыра.

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер, Сәет Диаровны Уразовка авылының җаны дип атарга да буладыр. Ул клуб мөдире дә, авыл мәчетенең имам-хатибы да. Колхозларны эреләтү кампаниясе нәтиҗәсендә, күрше урыс авылы Сосновка Уразовканың җелеген суырып алган иде. Хәзер Сосновка үзе таркалышта. Аны бары тик махсус биредә салынган санаторий генә яшәтеп килә. Ә таланган Уразовканың, Сәет Диаров кебек егетләр аркасында, яшәү сәләте әлегә сүнмәгән.

Икенче мәдәни чара – буалылар Динә һәм Рафаил Латыйповлар бүләк иткән моң кичәсе. Театральләштерелгән тамаша Татарстанда уздырылучы Гаилә елына багышланган иде. Популяр җырчылар егет белән кыз, ир белән хатын арасындагы эчкерсез саф мәхәббәтне саклап яшәү үрнәге күрсәтергә тырыштылар. Тамашачылар исә кич буе туй мәҗлесендә утыргандай тәэсир белән таралыштылар.
XS
SM
MD
LG