Дарамсала – Тибетның рухи җитәкчесе Далай-лама, дөнья җитәкчеләрен, Тибет мәсьәләсен Кытай белән диалог аша хәл итүдә ярдәм итергә чакырды.
Һиндстанның Дһарамсала шәһәрендә сөргендә яшәүче Далай-лама, Кытай рәсмиләре Тибетта протест белдерүчеләрне бастырмасын өчен, аларга басым ясарга сорады.
Рим папасы Бенедикт XVI бүген кытайлылар белән тибетлыларны, үзара түземлек күрсәтергә һәм диалог башларга чакырды.
Элегрәк, Тибетның коммунист җитәкчесе Җаң Киңли, Кытай хөкүмәте Тибетның киләчәге өчен Далай-лама белән "яшәү-үлем сугышы" алып бара, дигән иде.
Рәсми Пекин Далай-ламаны тибетлыларны котыртуда, Олимпия уеннарына аяк чалу ниятендә гаепли.
Сөргендәге тибетлылар, төбәктә булган соңгы чуалышлар нәтиҗәсендә 100-гә якын кеше һәлак булды дип белдерә. Рәсмиләр исә корбаннар саны 13 кеше ди.