Республиканың барлык мәчетләрендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне билгеләнде. Башкортстан диния нәзарәте башы мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин республика мөселманнарына котлау күндерде. Уфада иң зур чаралар Лалә-Тюльпан, Җәмигъ һәм Ихлас мәчетләрендә узды.
Башкортстан мөселманнары Мәүлет кичәсе үткәрде.