Казан - Бүген Татарстанда “Кешеләр белән сәүдә итү, халыкара оешкан җинаятчелек белән көрәш проблемаларына” багышланган җыен ачылды.
Аны Татарстандагы кеше хокуклары, эчке эшләр министрлыгы кебек оешмалар һәм АКШ Дәүләт департаменты бергәләп оештырды. Ул “Кешеләр белән сәүдә итү, халыкара оешкан җинаятчелек белән көрәш проблемалары” дип атала. Җыелышта катнашучы, АКШ Юстиция министрлыгының Русиядәге даими вәкиле Терри Кини “Азатлык” хәбәрчесенә Татарстан милиционерлары белән хезмәттәшлекләре даими һәм нык булуын раслады.
АКШ Русияне шундый гамәлләргә каршы берләшеп көрәшергә дә чакыра.