Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай – дусмы, көндәшме?


Кытай һәм Русия президентлары Русиядә Кытай елын ачу тантанасында, Мәскәү, 26.03.2007
Кытай һәм Русия президентлары Русиядә Кытай елын ачу тантанасында, Мәскәү, 26.03.2007

Русия белән Кытай – Үзәк Азия төбәгендә ике куәтле уенчы – моңа кадәр беректәшләр санала иде. Хәзер Мәскәү белән Пекин арасында төбәкнең энергия ятмалары өчен көндәшлек башлана сыман.


Узган җәйдә Русия белән Кытай киң күләмле хәрби күнегүләр үткәргәндә, төбәктә яңа ныклы һәм озын мөддәтле стратегик беректәшлек барлыкка килде дигән хис калган иде.

Моннан тыш, бу илләр Шанхай оешмасында хезмәттәшлек итә, БМОның иминлек шурасында еш кына бер төрле тавыш бирә, Кушма Штатларның дөньядагы йогынтысына бергәләп каршы торырга тырыша.

Көндәшлек башлана сыман
Русия хәрбиләре Кытай әләмнәре сурәтендә, Шанхай оешмасының хәрби күнегүләре, Чирбәкүл 17.08.2007
Шушы хезмәттәшлек, тыштан глобаль, стратегик булып күренсә дә, җиргәрәк төшеп караганда, ул кадәре “мәңгелек” түгел. Киресенчә, Мәскәү белән Пекин арасында Үзәк Азиянең энергия ятмалары өчен көндәшлек башлана сыман.

“Узган ел күзәтүчеләр Кытай-Русия күчәре турында сөйләде. Ләкин бу күчәр түгел, Кушма Штатларга каршы дуслашу гына. Якын арада Мәскәү белән Пекин арасында көндәшлек зуррак урын алачак. Чөнки Кытайга энергия кирәк, ә энергия Русиянең стратегик мәнфәгате” ди энергетика белгече Федерико Бордонаро.

Кытайга энергия кирәк

Елына 11,4% котычкыч үсеш кичергән, һәм шул сәбәпле күп энергиягә мохтаҗ Кытай хәзер ач күзләр белән Үзәк Азия ятмаларына карый. Моңа кадәр ягулыкны Русиядән ташыган Кытай хәзер аны турыдан-туры Үзәк Азиядән алырга тели – нефтьне Казахстаннан, газны Төркмәнстаннан.

Ләкин бу ятмалар Русиянең дәүләт карамагындагы Газпром ширкәтенең дә мәнфәгатьләрендә.

“Газпром ул ятмаларны контроль итергә тели, һәм якын киләчәктә дә, ерак киләчәктә дә Төркмән газының Кытайга китүен теләми” ди Федерико Бордонаро.

Кытайның Үзәк Азия базарына басып керүенә Мәскәү борчылып карый. Казахстан һәм Үзбәкстан белән алыш-бирештә Русия әлегә беренчелекне саклый. Әммә Кытай аның аягына басып килә. Үзәк Азия базарлары Кытайдан килгән азык-төлек, чүпрәк-чапраклар белән инде тулган диярлек.

Узган ел Төркмәнстан да Кытайның дәүләт нефть компаниясенә үз ятмаларын эшкәртергә ризалык бирде.

Русия Кытайның энесе булырга теләми

Русия белән Кытай мөнәсәбәтләрендә моңа кадәр уртак стратегик мәнфәгатьләр икътисади көндәшлектән өстенрәк иде. Хәзер Кытайның төбәктә йогынтысы арткан саен, көндәшлек көчәергә мөмкин.
Федор Лукьянов: Бу әле низаг түгел, ә йомшак көндәшлек

“Мин моны низаг дип әйтмәс идем, низаг ул катырак сүз. - ди Федор Лукьянов, "Глобаль сәясәттә Русия" исемле журнал мөхәррире. - Ләкин Кытайның уңышлары арткан саен, бу йомшак көндәшлек көчәергә мөмкин. Чөнки, Русия бу төбәктә Кытайның энесе булырга теләми.”

Газпром җавап адым ясый

Шушы айда (11 март) Газпром 2009 елдан башлап Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанга газ өчен базар бәясе түли башлаячагын белдерде. Моңа кадәр Газпром газны арзанрак бәягә – мең кубометрны $70-150га алып, Русиянең эчке базарында йә Европага сата иде.

Яңа бәяләр әлегә игълан ителмәде, ләкин белгечләр фикеренчә, ул $350-400 чамасы булачак.

Бу адым төбәкне үз контролендә калдырырга теләгән Русиянең Кытайга җавабы дип санала. Гыйнвар аенда Пекин төркмән газын Кытайга куячак үткәргеч төзү турында килешү имзалады, ул 2009 елда төзелеп бетергә тиеш. Моннан тыш, Кытай 30 ел эчендә Төркманстаннан 30 миллиард кубометр газ сатып алырга килеште.

Кытай бегемоты басымын арттыра

Белгечләр фикеренчә, Кытай Русиянең бу төбәктә совет чорыннан калган йогынтысын акрынлап киметә бара.

“Русия бу төбәктә бик әүзем, йогынтысы, тарихи бәйләнешләре бар. – ди Matthew Clements, Лондондагы Jane’s Information Group төркемендә Евразия мөхәррире. - Ләкин Кытай икътисады, бегемот кебек, йогынтысын көчәйтә бара. Аның тәкъдимнәре дә арта бара.”

Кытай-Русия көндәшлеге АКШ белән Европа Берлегенең бу төбәктә планнарына да кома чаулый. Атап әйткәндә, Набукко һәм Каспий буе үткәргечләренә аяк чала. Европа Берлеге алга сөргән бу проектлар газны Каспий һәм Үзәк Азия төбәкләреннән Русияне уратып Төркия һәм Балкан аша Европага кууны күз алдында тота.

Төркмәнстан ятмалары ни дәрәҗәдә тирән - аның газы Кытайга да, Русиягә дә, Европага да җитәрме – билгесез. Шуңа күрә, ятмалар өчен көрәш кызу булырга ошаган.

Азия илләре бәяләрен аңлады

Үзәк Азия илләре дә нинди “зур уенда” катнашуларын аңлады һәм бу уенны үз файдасына уйнарга тырыша, әлегә бер проектны да кире какмый.

Бу вазгыятьтә Төркманстан, Казахстан һәм Үзбәкстан, үзара көндәшлекне читкә куеп, бергәләп эш итүнең файдалырак булуын аңлады.

Шушы яңа тәрәккыять Шанхай оешмасында мөнәсәбәтләрне дә катлауландырырга мөмкин.

“Узган ел Шанхай оемасы турында бәхәсләр күп булды. - ди Федор Лукьянов. - Русиянең бу оешмада катнашу һәм аны үстерү теләге шактый кимеде. Чөнки Кытайның әйдәүче булачагы аңлашылды, ә Русиягә бу кирәк түгел.”

* * *

Мәскәү белән Пекинның мөнәсәбәтләр тарихы катлаулы да, каршылыклы да. 1949 елда Кытайда коммунистлар килгәннән соң, алар якын тарафдар булды. 1960-нчы елларда мөнәсәбәтләр суынды, 1969 елда хәттә чик буе низагы чыкты. Перестройка чорында һәм 1991 елда Советлар берлеге җимерелгәннән соң мөнәсәбәтләр янә яхшыра башлаган иде.

XS
SM
MD
LG