Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Мысыр хезмәттәшлек итәчәк


Мәскәү - Русия һәм Мысыр атом ягулыгын тыныч максатларда куллануда хезмәттәшлек турында килеште. Килешүгә бүген "Росатом" дәүләт ширкәте башлыгы Сергей Кириенко һәм Мысырның ягулык министры Әхмәд Хәсән Юныс кул куйды. Бүген Мәскәүгә президент Һөсни Мөбәрәк җитәкчелегендә Мысыр вәкилчелеге килде. Әлеге килешү Русия ширкәтләренә Мысырда атом электр станцияләрен төзү эшенә катнашу мөмкинлеген бирә.
XS
SM
MD
LG