Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роальд Сәгъдиев Казан университетының хөрмәтле галиме булды


Роальд Сәгъдиев
Роальд Сәгъдиев

Бүгенге көндә ул Германия, Америка, Британ, Швеция, Чехия, Ватикан, Франция, Австрия илләре фәннәр академиясенең хөрмәтле әгъзасы булып тора. Аның дөньякүләм танылган хезмәтләре плазма физикасы өлкәсендә башкарылган.

Роальд Сәгъдиев 1932 елда Мәскәүдә туса да, 4 яшеннән Казанда үскән, монда 19нчы мәктәптә укыган. Югары белемне Мәскәү дәүләт университетында, физика белгечлеге буенча ала. Бүгенге көндә ул Германия, Америка, Британ, Швеция, Чехия, Ватикан, Франция, Австрия илләре фәннәр академиясенең хөрмәтле әгъзасы булып тора. 36 яшендә ул Русия фәннәр академиясенең иң яшь академигы була. Аның дөньякүләм танылган хезмәтләре плазма физикасы өлкәсендә башкарылган. Русиядә Сәгъдиев нигез салган физика мәктәбе исә илгә дистәдән артык галим китергән инде. Бөек физикның иң югары казанышы - 15 ел буе Русия фәннәр академиясенең космик тикшерүләр институты җитәкчесе булуы ди бу өлкәдә эшләүчеләр.
Бүгенге көндә бу галимгә карата һәркемнең мөнәсәбәте төрле, кемнәрдер аны, гадәттәгечә, Русиядән чит илләргә чыгып киткән акыллы башларның берсе ди, икенчеләр аны милләткә әллә ни игътибар бирмәгән демократик кеше итеп күрә. Русия белән Горбачев идарә иткән вакытта, Роальд Сәгъдиев СССРның халык депутаты, илбашының киңәшчесе булып таныла. Бу галимгә карата нинди генә карашлар булмасын, бүген Роальд Сәгъдиев дөньякүләм танылган татар галиме һәм Татарстан республикасында аңа мөмкин кадәр хөрмәт күрсәтәләр. Шуны да әйтергә кирәк Роальд Сәгъдиевнең энесе Ринат Сәгъдиев химик физика өлкәсендә күп кенә фәнни ачышлар башкарган бөек галим. Бүген ул Новосибирскида яши һәм бу төбәктә фән үсешенә бик зур йогынты ясый. Сишәмбе Казан кирмәнендә узган очрашуда Президент Минтимер Шәймиев тә Роальд һәм аның энесе Ринат Сәгъдиевка зур хөрмәт белдерде, аларның эшләрен бик югары бәяләде.
Илебезнең бөек галимнәре белән очрашуыма бик шатмын. Бөтен дөньяда сезнең хезмәтләргә бик зур бәя бирелә. Бүгенге көндә сез күп кенә илләрнең фәннәр академиясе әгъзалары булып торасыз. Татарстан фәннәр академисе дә сезгә үз чиратында аларның әгъзадары булырга тәкъдим итте һәм шул рәвешле үзенең абруен тагын да арттырды.
Сөйләшү барышында Президент иң элек галимнәрне республиканың алга киткән фән һәм икътисад өлкәсе белән таныштырды.

Роальд Сәгъдиев һәм Ринат Сәгъдиев Президент Минтимер Шәймиев белән очрашты
Икътисадта белемсез зур уңышка ирешеп булмый, шуңа күрә, без бу өлкәгә зур игътибар бирәбез. Татарстанда күпләп нефть чыгару да фән, белемсез эшләнми. Бу өлкәдә бит ул алда ни буласын күреп булмый, эш барышында өйрәнергә дә, хаталар да ясарга, аларны төзәтергә дә өлгерергә кирәк. Былтыр республикада еллык керем 740 миллиард сумга якынайды. Елдан-ел без бу санны арттырабыз. Киләчәктә без фәнне машина төзелеше өлкәсендә көчәйтергә уйлыйбыз.
Роальд Сәгъдиев Татарстан турында сөйләшкәндә, үзенең тарихи ватаны белән һәрвакыт кызыксынып баруын әйтте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан икътисад һәм фән ягыннан да шактый алга киткән. Республикага килүнең максатын галим болай диде:

Казан дәүләт университеты мине инде күптәннән Татарстанга чакырып килде. Төп сәбәбе шунда: алар мине бу университетның хөрмәтле докторы итергә уйладылар. Бу хакта карар 2007 елның җәендә үк булдырылган иде инде. Сәфәр барышында шулай ук мин Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашып “Плазма физикасы”, “Космик тикшеренүләр”темаларына сөйләшүләр алып барачакмын, Татарстан фәннәр академиясендә “Космик фәннәргә 50 ел” дигән темага лекция укыячакмын

Сөләшүләр барышында журналистлар Роальд Сәгъдиевка “озак вакытка Казанга укытыр өчен кайтырга сорасалар, кайтыр идегезме?” дигән сорау бирделәр. Ул болай җавап бирде.
Әлеге очрашуда бу сорау да каралды. Көнбатыш илләрдә, бигрәк тә Америкада шундый тәҗрибә бар. Әгәр чит илдән килгән галим 6 ел укыта икән 7 елга аңа хезмәт хакы түләнә, ә ул төрле шәһәрләргә сәяхәт кылып йөри ала. Минем Америкадагы хезмәттәшләремнең күбесе шулай укытып кайта. Әгәрдә мондый система Казанда да булса, минемчә, монда күп кенә чит ил галимнәре укытырга килер иде, шул исәптән мин дә, - диде Роальд Сәгъдиев.
XS
SM
MD
LG