Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Горпечать”: Без зыянга эшли алмыйбыз


1 апрельдән «Горпечать» киоскларында “Ватаным Татарстан” һәм тагын берничә рәсми татар газеты сатылмый башлый.

Кайбер татар газета һәм журналларының «Горпечать» киоскларыннан алыну мөмкинлеге турында хәбәр иткән идек. Башка редакцияләргә хезмәттәшлекне туктату мөмкинлеге, чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү хатлары җибәрелгән. “Азатлык” бу мәсьәләне өйрәнгәндә, матбугатны таратучы шушы челтәр вәкилләре аңлатмалар бирүдән баш тартты. Хәзер ширкәт җитәкчелеге вакыт табып, “Азатлык”ка үз карашын җиткерергә булды.
“Горпечать” оешмасының башкарма директоры Гөлнара Артамонова, Татарстанда чыга торган барлык матбугаттан 10 басма белән хезмәттәшлекне туктату хәбәрен раслады һәм аларны сатудан алу сәбәпләрен болай аңлатты:

“Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Сәхнә” журналы, «Казанские ведомости», “Салават күпере”, “Все для Вас” һәм башкалар – сатылмый. Файда китерүнең чиге бар. Без коммерция оешмасы булгач, хезмәткәрләргә эш хакын үзебез түләргә тиеш. Бу басмаларның тиражларының 70% кире кайтарыла. Бу безнең өчен һич кенә дә отышлы түгел. Матбугатны аерып алу һәм киоскларга тарату өчен тотылган чыгымнарыбыз күпкә зуррак.”
“Горпечать” оешмасының башкарма директоры Гөлнара ханымның әйтүенә караганда, оешма шәһәр хакимиятләре кулында булганда, зыянга эшли торган ширкәт булган. Хәзер, бу өлкәгә инвестор килгәч, ширкәтне “сәламәтләндерү”, табыш алу максаты куела.
“Горпечать” оешмасының башкарма директорының әйтүенә караганда, челтәр баш тарткан бар исемлектән – татар газета-журналлары 10-15% тәшкил итә. “Горпечать” киоскларында яхшы сатыла торган татар матбугаты да байтак, ди Гөлнара Артамонова
“Кәеф ничек”, “Татарстан яшьләре” ярыйсы гына сатыла, “Юлдаш” бик яхшы бара, “Үртак түшәк”, “Чаян” әйбәт сатыла, “Безнең гәҗит”нең тиражын арттырдык хәтта. “Казан утлары”н - әлегә калдырдык, “Татарстан” журналы да үзенчәлекле форматтагы басма булганга, әлегә калып тора. Мөмкинлек булганда, без милли матбугатны калдырырга тырышабыз. Безнең киосклар бик кечкенә, бар газеталар да сыймый”, - ди Гөлнара Артамонова.
Челтәрнең Казанда 121 киоскы бар. Зуррак киосклар кую, саннарын арттыру - әлегә мөмкин түгел, ди “Горпечать” оешмасының башкарма директоры.
Гөлнара ханым, милли матбугатны тарату, аларга реклама ясау – киосклар челтәре вазыйфасы түгел ди. Ул, бу басмаларны нәшер итүчеләрне үзләрен чаралар күрергә өнди.
Ул, гәзитләрне кире кайтару максатында челтәргә басым ясау – мәсьәләне хәл итмәс, дип әйтә. Әмма, шул ук вакытта, “Горпечать” шәһәр хакимиятләре белән дә хезмәттәшлек урнаштыруга өметләнә. Яңа, зуррак киосклар куеп булса, аларда бәлкем файда китермәгән, әмма җәмгыять өчен кирәкле булган матбугатка да урын табылыр иде, ди “Горпечать” челтәре җитәкчесе Артамонова.

Көндәлек һәм җитди милли басмаларның киоскларга меңләрчә тиражларның бик кечкенә өлеше генә чыгарыла. Калганы - почта аша, әбүнәчеләрнең өйләренә үк җиткерелә.
XS
SM
MD
LG