26нчы март Казанда ике төркем арасындагы чираттагы уен үтте һәм анда 4:3 исәбе белән янә “Салават Юлаев” җиңде. Уфадагы уеннарның берсендә “Салават Юлаев”, икенчесендә “Ак барс” төркеме җиңгән иде. Җомга көнне Казанда яңа уен булачак, “Ак барс” анда җиңсә, чираттагы уен инде Уфада үтәчәк.
Казанда узган уеннарда көч биреп торыр өчен Уфадан бертөркем җанатарлар китте. Республиканың матбугаты “Салават Юлаев” җиңеп кайтачак, дип хәбәр итә. “Башинформ” бу хактагы язмасында “Салават Юлаев” Казанда “барс”ка ау башлады”, дип язып чыкты.