Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов партиясен теркәмәү мәхкәмәдә карала


Мәскәү - Бүген мәхкәмәдә Федераль Теркәү Хезмәтенең Михаил Касьяновның Демократия һәм Гаделлек өчен Халык фиркасенең теркәмәве карала. Бу партия кагәзьләрдә булган хаталар өчен теркәлмәгән.

"Партия әгъзалырының берсенең туу елы 1967 урынына 1067 ди язылган булган, бу бер генә мисал. Менә мондый кечкенә генә җитешсезлек тә 56 мең әгъзасы булган фиркане Русиянең сәяси тормышыннан төшереп калдырыр өчен сәбәп булган, Федераль Теркәү Хезмәтенең карарын без шулай аңладык," - диде Халык Демократик Берлеге адвокаты Вадим Прохоров.

XS
SM
MD
LG