Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар Сталинны яшьләр өчен үрнәк итмәкче


Русия коммунистлар фиркәсенең үзәк комитеты күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә уйлый һәм үзенә шундый максат куя. Алар үсеп килүче буынга СССР турында күбрәк сөйләргә кирәк, ди.

Һәм ул замандагы каһарманнар хакында да тәфсилле мәгълүмат җиткерергә кирәклеген белдерә. Аерым алганда, диктатор Сталин турында сүз бара. Мәскәүдә узган Русия коммунистлар фиркәсенең үзәк комитеты утырышында әйтелгәнчә, үсеп килүче буынны партиягә тарту өчен яшь Сталинны үрнәк итеп күрсәтү кирәк. Әлеге утырышта катнашкан Русия коммунистлар фиркәсе үзәк комитетының Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов та Сталинны яшьләргә танытырга кирәк, ди. Ул утырышта бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен әйтте.

Русия коммунистлар фиркәсе үзәк комитетының Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов
“Безгә хәзер яңа юнәлештә эшләргә кирәк. Аерым алганда яшьләрне җәлеп итү мөһим. Русиядә парламент һәм президент сайлаулары арасында безнең партиягә 57 кеше керде һәм аларның 95% яшьләр. Күптән түгел генә митинг уздырдык һәм анда 5 яшь кешегә (аның өчесе студент) партия билетлары тапшырдык”, ди Миргалимов.

Ул яшьләр коммунистлар, СССР заманы турында күбрәк олы буын сөйләвеннән белә һәм кызыксынып партиягә килә, ди. Хәзер башка кызыксындыру чаралары турында да сүз алып барыла. Шул ук Сталинны үрнәк итеп күрсәтү. Билгеле булганча, Сталин татарларга бик зур зыян салган дәүләт җитәкчесе булган. Ул Татарстанны союздаш республика итүгә каршы килеп аны автоном берәмлек итеп калдыра. Шулай ук Сталин 1944 елны кырым татарларын Кырымнан сөрә. Кайбер мәгълүматаларга караганда, ул Идел буендагы татарларны да 1955нче елны Себергә сөрергә ниятләгән. Һәм Идел елгасын Сталинка дип атамакчы булган. Сталинның башка күп кенә золымнары да мәгълүм. Миргалимовның моңа үз карашы:

“Ул чорга килгәндә, минемчә Сталин дөрес карарлар кабул иткән. Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә дә, Русиядә хәзер 57% халык Сталинны хуплавын әйткән. Бу юкка түгел. Сталин ул яшьләргә үрнәк булырлык шәхес. Аның яхшы һәм начар якларын да белергә тиешләр. Әле анардан башка да яман җитәкчеләр шактый. Мисал өчен Ельцин Чечняда сугыш башлап 100 меңнән артык кеше үлде. Сталин әле поездга утыртып кына чыгарды халыкларны” ди ул.
XS
SM
MD
LG