Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар Париждан әйләнеп кайтты


Башкортстанның зур гына вәкиллеге җомга көнне Франциягә эш сәфәреннән әйләнеп кайтты.

26-27 март көннәрендә Франция башкаласында, ЮНЕСКОның баш фатирында “Башкортстан. 450 ел Русия белән бергә” дип исемләнгән зур чара үтте. Аны Башкортстан хакимиятләре хәтта “халыкара презентация” дип тә атады. Шулай итеп былтыр ук узып киткән 450 еллык юбилейның кайтавазы әле булса үзе турында искә төшереп тора.

Башкортстан Республикасы ЮНЕСКО һәм аның оешмалары белән ун елдан артык хезмәттәшлек итә. Әле Парижда үткән бәйрәмнең Башкортстанның уңай йөзен күрсәтү, аны дөньяга таныту максатын куюы хакында белдерде республика түрәләре.

Башкортстан көннәре кысаларында байтак мәдәни чаралар оештырылды. Шуңа да анда Уфадан бик күп сәнгать осталарын да алганнар иде. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле дә, аерым курайчылар, башка музыкантлар һәм күренекле җырчылар да булды бу вәкиллек эчендә. Әлбәттә инде, гадәттәгечә, башкорт курае моңы яңгырап торды Париждагы чараларда.

Башкортстаннан барган югары түрәләр ЮНЕСКО вәкилләренә республикада 130дан артык милләт яшәвен һәм аларга үзләренең милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылуын кабат-кабат тәкрарлады. Милләтара дуслык төбәге буларак күрсәтергә тырыштылар Башкортстанны. Шул ук вакытта күп кенә күзәтүчеләр әле Башкортстаннан барган 200гә якын кешенең барысы да диярлек башкорт милләтеннән булуына игътибарны юнәлтә. Республикада 130 милләт вәкилләре яши икән, димәк, әлеге күңелле сәфәргә башка халыклар вәкилләре дә барырга хаклы булгандыр, дип белдерә алар.
XS
SM
MD
LG