Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигә Русия һәм Кытай Иранны бик якын җибәрми?


Бу җитәкчеләр арасына Иран башлыгы да үтеп керергә тели.
Бу җитәкчеләр арасына Иран башлыгы да үтеп керергә тели.

Иран Шанхай Иминлек оешмасына тулы хокуклы әгъза буларак кушылырга тели. Әмма Мәскәү вә Пекин оешманың Көнбатышка каршы бер оешмага әйләнүен теләмәс кебек.


Иранның шушы теләге Русия һәм Кытай өстенлек иткән төркемдә каршылыкка да очравы бик ихтимал - Мәскәү дә, Пекин дә Шанхай Иминлек оешмасына Иранны алып, аның ачыктан-ачык Көнбатышка, бигрәк тә Кушма Штатларга каршы бер оешмага әйләнүен теләмәс.

Иран әлегә кәдәр, Әфганстан, Һиндстан, Монголия һәм Пакыстан кебек, Шанхай Иминлек оешмасы эшенда күзәтүче буларак кына катнашып килгән иде.

Бу атнада Дүшәмбедә Таҗикстан президенты Имамали Рахмон белән очрашканнан соң, Иран тышкы эшләр министры Манучәр Моттакый, Рахмон Тәһранның Шанхай Иминлек оешмасына кушылу теләген яклады дип белдерде.

Иран министры Моттакый.
"Без элек анда күзәтүче генә идек, ә хәзер тулы әгъзалыкка дәгва итәбез", ди Иран министры.

1996 елда төзелгән Шанхай Иминлек оешмасына бүгенге көндә Кытай, Русия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә. Бу исемлеккә Иранның да кушылу теләген белгечләр, аерым алганда Мәскәүдәге Шәрки тикшеренүләр институты хезмәткәре Владимир Сажин, Тәһранның шушы акыллы гамәл аша үзен халыкара дәрәҗәдә тагын да ныграк йаклату тырышлыгы белән аңлата.

Ә бу өлкәдә Тәһранның бүгенге көндә чыннан да зур проблемы бар. Үзенең шикле атом програмы сәбәпле Иран Кушма Штатлар гына түгел, Европа илләре белән дә араларын бозды, ил үзен дөньядан аерылган хәлдә хис итә бара.

Ә Шанхай Иминлек оешмасына кушылып, Иранның Русия һәм Кытай кебек илләр рәтенә басуы аны нәкъ менә шушы аерылудан күпмедер коткара ала. Моңардан тыш Иран әлеге төркемгә кушылудан тагын да зуррак файда күрергә өметләнә - Шанхай төркемендә булу аны Кушма Штатлардан ишетелгән хәрби һөҗүм белән янаулардан саклый ала, ди Сажин.

Ләкин Иран теләге бер нәрсә, аның башка әгъза илләр тарафыннан кабул ителүе исә - икенче. Мәскәү һәм Пекин Иранны БМО Иминлек шурасында яклап килсә дә, алар, аны Шанхай Иминлек оешмасына алу мәсьәләсенә килгәндә, бик ашыкмас кебек.

Лейден университетындагы Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия белгече Турак Атабаки, Русия дә, Кытай да оешманың ачыктан-ачык Көнбатышка каршы була башлавын теләми, ди:

"Оешмадагы ике төп әгъза - Кытай һәм Русия - аның Көнбатышка һәм Америкага каршы оешмага әйләнүенә юл куймаска тырышачак. Шушы ике ил Иранның әгъза булуы оешманы башка юлдан алып китеп, Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында каршылыклар чыгуга китерә ала дип шүрли", ди профессор Атабаки.

Шуңа күрә Иран министрының Дүшәмбедәге белдерүе асылда бары тик Тәһранның гына теләген чагылдыра. Иран бу мәсәләдә Мәскәүнең дә, Пекиннең дә фатихасын әле алмаган, һәм алуы да икеле, дигән карашта тора белгечләр.

Шанхай Иминлек оешмасы үзенә яңа әгъзалар алуны туктатып торырга булган иде. Соңгы мәртәбә яңа әгъза - Үзбәкстан - аңа 2001-нче елда кушылды.
XS
SM
MD
LG