Accessibility links

Кайнар хәбәр

Профессор хыялы: дәүләтчелек, университет


Тел галимәсе, профессор, фәннәр докторы Фәһимә Хисамова
Тел галимәсе, профессор, фәннәр докторы Фәһимә Хисамова

Профессор Фәһимә Хисамова, телне саклар өчен дәүләтчелек кирәк, ди. Әлегә татар телен гаилә һәм мәктәп саклап тора.


Бу “Татар теле кемгә кирәк?” дип аталган түгәрәк өстәл гадәти түгел. Без аны “кыр шартларында” ясадык. Татар конгрессы, “Үзебез” хәрәкәте белән бергә күзәтүчеләр каршында узды ул.

Сөйләшүдә Казан дәүләт университетында укытучылар, тел галимәләре профессор, фән докторы Фәһимә Хисамова, фән кандидаты Кадрия Фәтхуллова катнаша. Шулай ук социология галимәсе Лилия Сәгыйтова, шәркыят галимәсе Резидә Сафиуллина да безнең белән. Хис һәм иҗат кешеләреннән җырчы Гөлзадә, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев янына бер түрәне дә чакырдык. Ул Казан шәһәре хакимиятенең иҗтимагый элемтәләр һәм телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов.

Татар теле вазыйфасын киметә тора

Резидә Сафиуллина

Резидә Сафиуллина: Татар теле кемгә кирәк” дип кискен сорау юкка куелмый. Күреп торабыз бит, татар теле үз вазыйфасын киметкәннән киметә тора. Чынбарлыкны аңлар өчен яхшы белгечләрнең монда килүе сөендерә.

Амил Нур: Резидә, татар теле, туган телем, гаҗиз вә газиз телем. Ул мәңге яшәр”, - кебек матур сүзләрне бүген сөйләп утыра алмабыз инде. Бу юлы матур сүзләр, самими хыяллар турында сөйләшергә тупланмадык. Безгә чынбарлыкны ачарга кирәк. Шуңа күрә кеше фикерләрен өйрәнгән галимә Лилия Сәгыйтова фикере кыйммәтле. Тик кызганыч, ул алдан ук урысча чыгыш ясавы турында искәртте.

Карьера өчен туган тел рейтингы 3 процент кына

Лилия Сәгыйтова: Без мәктәптә укучылар арасында татар, урыс һәм инглиз телләре арасындагы көндәшлекне өйрәндек. Бу өч төп көндәш тел. Урыс теле киләчәк тормыш өчен кирәк булачак дип ышанып аны 83 процент бала өйрәнә. 78 процент шулай дип европалы чит телне ятлый. Һәм 34 процент бала гына татар телен киләчәктә бер кирәк булыр дип үзләштерә. Бер караганда, татар теленә гадәти тормышта кимсетеп карыйлар кебек. Тик чынбарлыкта күпләр татар теленең дәүләт теле булуын таный, хәтта яклый да. Татар телен мәктәп укучыларының яртысы өйрәнергә кирәк дип саный. Чөнки ул рәсми тел, ди. 48 процент бала исә аны туган теле, әби-бабалары теле булган өчен өйрәнәбез, ди.

Шул ук вакытта яшьләр бит яхшы итеп белем алырга, файдалы белгечлеккә ия булырга тели. Акча эшләр өчен телнең мөһимлегенә басым ясала. 17 процент кеше татар теле киләчәктә эштә кирәк була ала дип саный. Һәм бик азы, 3 проценты гына, татар теле төшемле эш табу өчен һичшиксез мотлак диеп улый. Ягъни, күпчелеккә яхшы эш табу өчен татар телен белү шарт булып тормый. Шул ук вакытта 58 процент укучы яхшы эш табыр өчен исә чит телне белү мөһим дип саный.

Татар турында оялмыйча урысча сөйләшеп утыру

Тәлгать Бариев: “Татар телен исән калдыру турында ничек итеп шушында оялмыйча урысча сөйләшеп утырып була? Бу әхлакый әйбер. Без бөтенләй беткән халык мени инде? Татар галимнәренә татар телен өйрәнергә вакыт инде. Безгә үзебезгә булса да татарча сөйләшергә кирәк. Татарстанның иң билгеле кешеләре дә татарча сөйләшмәгәч нәрсә була инде ул? Без халкыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез?”

Амил Нур: Резидә, татар һәм урыс телендә сөйләшүчеләрне бергә фикерләштерү бик авыр түгелме?

Тәлгать Бариев

Резидә Сафиуллина: Урысча сөйләшүче белән уртак фикергә килеп була ул. Менә монда татарча сөйләшүчеләрне бер өстәл артында туплау бик авыр.

Бу сорау дөрес куелмаган

Гөлзадә: Бу сорау дөрес куелмаган. Татар теле кемгә кирәк дип сорау ул дошманнар сүзе. Андый сорау юк. Үз телеңне кирәкме, юкмы дип сорап булмый. Безгә кирәкме, юкмы дип сөйләшү кирәкми. Кирәк һәм бетте китте вәссәлам. Татар телен саклау турында уйлыйк.

Ике телле кеше - файдалы хезмәткәр

Ирек Арсланов: Татар теле кирәкме, юкмы дип сорауга мин бик кирәк дим. Ул миңа гына түгел, башкаларга да кирәк. Безнең өчен ике телле кеше кыйммәтле хезмәткәр дә ул. Ике телне белүченең башы да яхшырак эшли, ул күп әйберне тирәнрәк анализлый да ала. Алар һәр нәрсәгә ике яклы итеп карый ала. Менә эшмәкәрләр һәр тиеннәрен санарга, төшемле юлны сайларга тырыша. Аларга да ике телне белүче шундый хезмәткәрне эшкә алу файдалы була ала.

Ирек Арсланов

Туган телле баланың рухы башка була

Фәһимә Хисамова: Татар теле беренче чиратта ул шәхеснең үзенә кирәк. Шул тел аша балаларыбыз рухи һәм җан байлыгы ала, ул шуның аша күңелен баета, туган теле аша уйлый. Татарча белеп үскән бала рухы бай була. Менә минемөч балам, тыелган вакытта татар мәктәбендә укыды. Без аларны тоталитар чорда Дәрвишләр бистәсенә йөретеп укыттык. Икенчедән ул аңа буыннар чылбыры өзмәс, әти-әнисе кадерләр өчен кирәк. Шулай ук татар теле ул галәм өчен кирәк. Бу телне югалтырга кирәкми бит. Безнең тел ул төрки телләрнең ачкычы. Татар теле бетсә, шул йөзләрчә миллион кешенең телен югалту була инде. Шулай ук Карл Маркс әйткән бит, ничә телне белсәң, шул кадәр үк бай да була аласың дигән. Димәк татар телен белү башкаларга да кирәк. Татарча белмәгән татар ул яртылаш татар.

Татар телен саклау ул инде сәяси әйбер. Бу дәүләтчелеккә бәйле. Менә без Казахстанга бардык. Мин Алмата урамында урысча сөйләшкән кешен күрмәдем. Азәрбәйҗанда да шулай. Үз дәүләтләре булгач, телләрен дә саклый, үстерә алалар. Ә безнең дәүләт булмагач, менә шулай ни эшләргә белми аптырыйбыз инде. Башка ысулларны уйлап табарга туры килә.

Вероника унбер ел татарча өйрәнгән, Альберт юк

Кадрия Фәтхуллова: Миңа халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә башка милләт кешеләренә дә татар телен өйрәтергә туры килә. Менә төркемдә бер урыс кызы бар. Вероника исемле. Ул төркемдә унбер ел татарча өйрәнгән. Шуңа күрә әйбәт белә. Аны яхшы итеп өйрәткәннәр. Шул ук төркемдә Альберт исемле татар егете бар. Татарча бер җөмлә дә әйтә алмый. Безгә студентларны кызыксыныдырып өйрәтергә кирәк.

Алтын Урдадан калган гадәт буенча

Фәһимә Хисамова: Ә татар теле дәрәҗәсенә килгәндә, ул тарихта бик югары булды. Русиядә дә бит дәүләт теле буларак, дипломатиядә ул өч йөз ел буе кулланылган. Алтын Урдадан калган гадәт буенча Русия татар телендә үз эшендә кулланды. Туган телебез кадерле, кыйммәтле безнең. Тик мине шушы киң күңелле урыс халкының дәүләт күләмендә татар теленә мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Югыйсә, миллиардлы Кытайда да бит, кечкенә милләтләр яклана. Аларда бердән артык бала тудырырыга рөхсәт ителми. Кытайның үз халкына карый бу. Ә менә башка милләтләренә ярый. Европа турында әйтеп тә булмый. Анда кече милләтләрне махсус яклыйлар. Русиядә дә җирле татарга шундый аерым хөрмәтле мөнәсәбәт булырга тиеш.

Татар теле карьера теле булсын иде, дип телиләр

Лилия Сәгыйтова

Лилия Сәгыйтова: Шулай да ничек итеп татар теленә кызыксынуны артырырга? Ничек уйлыйсыз, телнең дәрәҗәсен ничек итеп күтәреп була? Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, күпләр татар теле данын күтәрергә кирәк, дип әйтә. Тик алар аны ничек итеп күтәрергә белми. Моның өчен, беренче чиратта татар теле шул ук карьера ясау теле булса әйбәт булыр иде, дип теләүчеләр шактый. Киләчәктә эштә кулланыр өчен кирәге булсын иде диләр. Шулай дип 31 процент фикер белдерүче яшүсмер әйтә. Шулай ук шәһәр шартларында замана татар мәдәниятен үстерергә кирәк диючеләр бар. Моны 30 процент чамасы укучы әйтә.

Кадрия Фәтхуллова: Минем Лилия Сәгыйтованы яклап әйтәсем килә. Эш урыннарында җитәкчеләр хезмәткәрләренә татар телен белүне таләп итеп куйса, күпчелек кеше ул телнең кадерен аңлар иде. Шундый җитәкчеләргә телевидение аша реклама ясарга кирәк.

Ун елда ун җыр өйрәтселсен

Гөлзадә

Гөлзадә: Тел белән бергә рухи тәрбия дә кирәк. Менә, җыр дәресләре укучылар өчен ничек итеп оештырыла? Балаларга нота өйрәтәләр бит. Ә татар халык җырларын өйрәтмиләр. Һич югында, мәктәптә бер сыйныфта бер җыр булса да өйрәтсеннәр. Ун елда ун җыр өйрәнеп чыгарлар иде, ичмасам. Менә минем оныгым бакчага йөри, ул анда урысча гына өйрәнә. Татарчасын оныта, татарча әкиятләр белми, татарча җырлый белми. Бөтен көчне гаиләдә бирергә туры килә. Ә җыр бит ул безне саклаучы көч. Америка белән Кытайда да татар шул җыр аша тәрбия алган.

Игълан такталарыннан хата эзләмәгез

Ирек Арсланов: Эштә, оешмаларда татар телен куллануга кертү кирәк. Документларны татарчалаштыру зарур. Эш документларын Татарстанда үзара татарча язышу турында карар кабул итәргә кирәк. Күбесе бу мөмкин түгел дияр. Бу ун елдан мөмкин була ала. Менә бүген бишенче сыйныфта укый торган балалар, шул вакытта барысын да дөрес итеп эшли ала. Алар белән бергә өлкәннәр дә өйрәнәчәк. Шул эш менә игълан, элмә такталарында бара. Акрынлап язалар бит. Хаталар белән булса да. Аларны гаепләргә кирәкми, язсыннар гына. Акрынлап төгәл итеп язарга да өйрәнерләр. Документларны да татарча тутырту идеясын без күтәрергә, якларга тиеш.

Ә хыялда дәүләтчәнлек һәм университет

Амил Нур: Нәтиҗә ясауны арабыздагы иң белемле, тәҗрибәле дип санап булган кешегә бирик. Профессор Фәһимә Хисамова күп кенә тел белгечләрен дә тәрбияләгән. Балалары да, оныклары да татарча сөйләшә. Тел саклауда сүзе эше белән дә туры килә. Фәһимә ханым, татар телен саклау киңәше нинди?

Фәһимә Хисамова: Гаиләдә татарча аралашу кирәк. Балалар бакчасы һәм мәктәп татарныкы булсын. Шул вакытта сакланыр.

Амил Нур: Ә татарча югары белем ничек?

Фәһимә Хисамова: Анысы инде хыял. Татар дәүләтчәнлеге һәм университеты – иң якты хыялыбыз.

XS
SM
MD
LG