Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киото килешүен алмаштыру сөйләшүләре башланды


Төрле илләрнең галимнәре һәм рәсмиләре җирнең җылынуына китерә дип исәпленелүче япма тәэсире газларын киметү турында халыкара килешү әзерләү сөйләшүләрен башлады.
Тайландта бер атна дәвам итәчәк бу сөйләшүләр 2009 елда Климат үзгәрешләренә каршы Киото килешүен алмаштырачак яңа килешү турында беренче рәсми сөйләшүләр.
Барлык дәүләтләр дә, шул исәптән Кушма Штатлар да табиги мөхит фаҗигасенә юл куймау өчен һавага зарарлы газлар чыгаруны киметү зарурлыгын таный.
Әмма иң күп газлар чыгаручы илләр аларны ничек киметү турында уртак фикергә килә алмый.
XS
SM
MD
LG