Accessibility links

НАТОның нәрсәсе куркыныч?


Украина коммунистлары НАТОга һәм Бушның килүенә каршылык белдерә, Киев, 31.03.2008
Украина коммунистлары НАТОга һәм Бушның килүенә каршылык белдерә, Киев, 31.03.2008

Шушы атна Бухарестта үтәчәк НАТО саммиты алдыннан Мәскәү альянсның көнчыгышка таба җәелүенә, бигрәк тә, анда Грузия белән Украинаның керү ихтималына каршылыгын арттыра. Бу каршылыкның төп сәбәбе нәрсәдә?


Бухарест саммитында Албания белән Хорватия НАТОның Әгъзалык планына кушылыр, ә Грузия белән Украина аңа мөрәҗәгать итер дип көтелә. Бу план альянска кушылу юнәлешендә беренче адым санала.

Русия президенты Владимир Путин Бухарест җыенында хөрмәтле кунак булачак. Гәрчә, Русия-НАТО мөнәсәбәтләре бүген иң түбән дәрәҗәдә, ди белгечләр.

"НАТО-Русия мөнәсәбәтләре бүген иң түбән дәрәҗәдә. – ди бәйсез хәрби белгеч Владимир Литовкин. – Төрле сәбәпләрдән. Моңа Русия генә түгел, НАТО үзе дә гаепле. Ул еш кына Кушма Штатларга ияреп Русияне көчәя барган көндәш итеп күрә."

Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев узган атна Financial Times гәзитенә биргән әңгәмәсендә, Грузия белән Украинаның НАТОга керүе Европа иминлеген какшатачак, диде.

Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, дүшәмбедә Известия гәзитендә басылган әңгәмәсендә, Көнбатышны бу ике элекке совет илен НАТОга өстерәп кертүдә гаепләде.

Мәскәү АКШның Чехия белән Польшада ракета калканын урнаштыру ниятенә дә каршы чыга. Вашингтон аны Иран кебек илләргә каршы дип аңлатса да, Мәскәү ышанмый, үзенә каршы дип кабул итә.

Борчулар урынлымы?

Мәскәүнең бу борчулары ни дәрәҗәдә урынлы, НАТО Русиягә хәрби куркыныч тудырамы?

"Минемчә, проблема хәрби өлкәдә түгел, - ди Еженедельный журнал исемле интернет басмасының хәрби белгече Александр Гольц. – Бу тышкы сәясәт һәм хәттә психология мәсьәләсе."

2000 елда президентлыгын башлаганда, Путин күршеләр белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуны тышкы сәясәттә төп максатларының берсе дигән иде. Чынбарлыкта алай булып чыкмады, ди белгеч.

"Украина һәм Грузиянең НАТОга омтылуы бу сәясәтнең яңагына сугу. – ди Александр Гольц. – Бу ике ил башка кыйммәтләр сайлады, алар арзан ягулык хисабына яхшы энекәш булып кыланырга теләми."

Узган ел Мюнхенда ясаган чыгышында Путин Кушма Штатларны ихтыярын бар дөньяга тагуда гаепләгән иде. Аның бу чыгышын салкын сугыш чоры чыгышы белән чагыштырдылар.

Белгечләр фикеренчә, бу атнада Бухарестта Путин, салмаграк сөйләргә тиеш, президентлыгы ахырында ул ишекне шапылдатып ябып китергә теләмиячәк.
XS
SM
MD
LG