Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек консулы Хуҗа Насретдинны китерде


Татарстан президенты аппаратында эшләүче Тимур Акулов кебек кунакларны Төркия консулы Әхмәт Эргин баскычка чыгып каршы алды.
Татарстан президенты аппаратында эшләүче Тимур Акулов кебек кунакларны Төркия консулы Әхмәт Эргин баскычка чыгып каршы алды.

Көлке көнендә Хуҗа Насретдингә 800 ел тууга багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Анда дәүләт эшлеклеләре һәм рәссамнар да катнашты.

Төркия республикасының Татарстандагы Генераль консуллыгы Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә карикатуралар күргәзмәсенә күп санлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, журналистларны чакырды.

Гадәттә көлке көнендә Бауман урамында яшьләрнең сыра эчеп, битләрен кызыл буяуларга буяп, төрле шаян карачкылар күтәреп йөргәннәре һәм сәхнәдә артистларның урамда сөйләп-җырлап торулары истә кала. Бу юлы 1 апрельдә кызу һәм тавышлы урам чаралары әллә ни күп булмады. Университетның тамашалар залында үткен сүз, шаян җырлар белән тулы сатира һәм юмор кичәсе үтте һәм аның төп каһарманы зирәк акыллы, шук бабай – Хуҗа Насретдин иде.

Горький музеенда “Чаян” журналының сатирик рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Әмма кунакларның иң җитдиләре һәм төп һөнәрләре буенча көлке яратучылар Горький һәм Мөштәри урамнары чатындагы Төркия консуллыгына ашыктылар. Бу бәйрәмне оештыручы Төркия консулы Әхмәт Эргин кунакларны үзе баскычка чыгып каршы алды. Казанда яшәүче барлык карикатура ясау осталары да монда килгән иде. Күргәзмәнең идеясен “Сабантуй” дип аталган карикатура осталары берләшмәсе тәкъдим иткән. Төркия консуллыгы бу идеяне шатланып күтәреп алган, татар һәм башкорт халыклары Хуҗа Насретдинны үз итеп яратсалар, башка милләтләр дә, бигрәк тә төркиләр аңа әллә кайчан күнегеп беткән. Консуллыкның алгы бүлмәсендә һәм тамашалар залында 70 тән артык рәссамның карикатуралары эленгән иде.

Татарстаннан, Румыниядән, Молдовадан, Украинадан, Төркия, Ираннан җибәрелгән карикатуралар төрле милләтләрнең холкын чагылдырсалар да, аларның бер уртаклыгы бар. Хуҗа Насретдин дигән тарихи каһарманы барлык милләтләрдә дә төпле акыллы, кыю һәм зирәк сүзле шәхес буларак беләләр. Карикатураларның һәркайсында диярлек Хуҗа Насретдин ишәккә атланган һәм гадәти буларак алга карап түгел, ә артка карап утырган. Англиядән алып килгән рәсемдә Хуҗа Насретдин кечкенә автомобильгә утырса да, руль тәгәрмәче машинаның арт ягына куелган һәм Хуҗа хәрәкәткә таба аркасы белән утырган. Күргәзмәгә килгән кунаклар рәсемнәрне бик кызыксынып карап, Төркия консуллыгы әзерләгән тәп-томнардан авыз итеп, нәкъ 1 апрель рухында көлешеп тордылар. Берничә тәрҗемәченең төрле ил кунакларын бер-берсенә сөйләгән мәзәкләрен тәрҗемә иткәнен ишетеп-күреп була иде.

Күптән түгел эшкә керешкән Төркия консулы Әхмәт Эргин нәкъ 1 апрель темасын күтәреп алу яхшы тәэсир ясады. Чөнки барлык төрки халыклар да Хуҗа Насретдинне ярата. Әлеге каһарман булып киенгән артист консуллык диварында әленеп торган Ата-төрк рәсеме янына басып рус телендә мөрәҗәгать итте. Ул Төркиядә Насретдинне якташ дип санауларын әйтте.
Кайбер фаразлар буенча, Насретдин Төркиянең Ак Шәһәрендә 1206 елда туган. Нәкъ шул вакытта Шәһри Болгарда Йосыф Зөләйха кыйссасын иҗат итүче шагыйрь Кол Гали яшәгән. Ул Конья каласында белем алган, Кастомону шәһәрендә яшәгән һәм шул ук Ак Шәһәрдә вафат булган. Үзбәкләр һәм төрекләр аны Хуҗа Насретдин, Әфганнар Насретдин әфәнде дип йөртәләр, чеченнар һәм әзербайҗаннар Мулла Насретдин дип атыйлар.

Үткен телле Хуҗа Насретдин тормышта мулла булмаган, хуҗа, мулла, әфәнде сүзләре белән иң гыйлемле, хөрмәтле кешеләрне шулай атаганнар. Бу мәҗлестә Хуҗа Насретдинне мактап, бер-берсенә мәзәкләр сөйләп торучы кунаклар башка иҗтимагый һәм мәдәни темаларга да керделәр. Татарстан эчке эшләр министры Рафил Нагуманов генерал мундирын салып, гади свитер белән килгән. Русия төбәкләрендә төрек лицейларын яптырырга тырышучы федераль хакимият, бу юлы Төркия консуллыгының бу чарасын тыныч кабул иткән дияргә була.

Һәрхәлдә Татарстан президентының киңәшчесе, аның тышкы элемтәләр буенча департамент җитәкчесе Тимур Акулов үзен тыныч һәм иркен тотты. Ике сәгать дәвамында һәр карикатура янында кеше өзелмәде, бәхәсләр, көлешүләр яңгырап торды. Моңа кадәр, бигрәк тә соңгы елларда төрки халыкларны рухи яктан якынайтучы мондый чаралар булганы беркемгә дә мәгълүм түгел. Экранда Төркиядә үткән кызыклы тамашалар, матур кызлар катнашындагы фильмнар күрсәтелде.
Дөньяви кунаклар бу иркенлекне тыныч кабул итте, ә ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан башка дин эшлеклеләре монда юк иде. Бары тик Иран кунакларының гына тыйнак һәм таләпчән мөнәсәбәте сизелде. Күргәзмәгә Иран республикасының Казандагы консулы кереп, оештыручыларны сәламләп тиз генә чыгып китте.
XS
SM
MD
LG