Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Айфара” концерттан соң өйләнмәкче


Айфара" төркеме Казан
Айфара" төркеме Казан

“15 яшьлек юбилейга “Мираж”ны чакырдык! ”- дип югары рухта башлады сүзен “Айфара” төркеменең әйдаманы Алмаз Шәрифуллин.

Алмазны без: “Пирамида да үтәсе тамашаның рекламасында сезнең соңгы концерт булырга мөмкин дип ишеттек, “Айфара” таркаламы әллә?” – дип кыздырып җибәрдек. Шуннан ул рухланып сөйләп китте.
Алмаз Шәрифуллин. Соңгы концерт булыр дигән сүз булмады анда. Төгәлләп куйсак, бәлки соңгысы булыр дип әйтелә. Бу “Айфара” таркала дигән сүз түгел, ләкин киләсе 3- 4 ел эчендә Казанда концерт планлаштырылмый. Егетләр белән утырып сөйләштек, 15 еллыкны зурлап үткәрәбездә, башкалада ишетелми торабыз. Башка эшләр дә күп, без бит җырлап кына йөрмибез. Моңа карап “Айфара” үзенең төп эшләрен туктатмый, җырлар, клиплар чыгып торачак. Катнаш концертларда, махсус кунак булып аерым тамашаларда катнашырбыз инде. Төгәл бәяне әйтеп булмый, барсыда килешеп эшләнелә.

Рөстәм Исхакый.
15 ел нәкъ быел буламы?
"Айфара" төркеме әйдаманы - Алмаз Шәрифуллин
Алмаз Шәрифуллин.
Без бер елга соңга калып барабыз, быел инде 16 ел була. Былтыр төрле сәбәпләр аркасында зур чыгымнар белән юбилейны үткәрә алмадык. Шуңа көздән әзерләнә башладык, Мираж”, “Ласковый май”, “Фристайл”, Андрей Губин кебек диско-поп юнәлештәге Русия күләм билгеле төркемнәр, артистлар белән элемтәгә кердек. “Концертка махсус кунак буларак “Мираж” киләчәк. Шулай ук “Коммисар” белән аралашып торабыз. Бәлки ул да килеп чыгар әле. Бу араларда бөтен җырчы, этедә-бете дә концерт куя башлады һәм күбесенең бер төрле, халык кая барырга белми. Ә без тамашачыны шаккаттырырга яратабыз, концертны үзенчәлекле итәргә тырышабыз.

Рөстәм Исхакый.
Син бер концертта сәхнәдә мотоциклар ярышы да оештырдың бугай инде?
Алмаз Шәрифуллин. (көлә) Әйе, “Айфара”ның иң яхшы концертларының берсе иде ул. Камалда оештырган идек, 2006 елда 29 апрельдә. Мотоциклларны сәхнәгә меңгертмәскә тырышсалар да барыбер үзебезчә эшләдек. Шәп чыкты. Гомүмән апрель ае ул концертлар ае, 5 ел рәттән оештырабыз инде. “Химик"лар мәдәният сараеннан башлаган идек, быел менә “Пирамида” да.
Рөстәм Исхакый. Ни өчен анда?
Алмаз Шәрифуллин. “Боз сараен” алмакчы идек, бирмәделәр. Камалда мондый ишле концертны үткәреп булмый. “Пирамида”ның бар ягы килгән, аны рус эстрадасы да үз итә.
Рөстәм Исхакый. Нәрсәләр күрсәтмәкче буласыз инде?
Алмаз Шәрифуллин
Алмаз Шәрифуллин.
Без маймыл биетеп күрсәтмәбез әлбәттә. Барлык байлык үзебезнең җырларда. Концертта шуларның иң популярлары җырланачак. Кунакта безнең белән элемтәдә торучы Габделфәт Сафин, Сөмбел Билалова, Имил Әйзатулла, Зиннур булыр дип көтелә. Аларның кайберләре, мәсәлән Имил белән Сөмбел. “Айфара”дан чынугу, тәҗрибә алган яшь җырчылар. Концертта бу хакта әйтелеп кителәчәк. Тамашаны сөйләшү - аралашу рәвешендә алып барырга исәп.
Рөстәм Исхакый. Үзең генә алып бармый торгансың бит?
Алмаз Шәрифуллин. Дөресен генә әйткәндә алып баручылар белән без сирәк эшлибез. Концертны мин паравоз кебек тартып барачакмын, ләкин бер ярдәмчем дә булачак.
Рөстәм Исхакый. Тартып барачакмын дип әйтеп куйдың, тукталып торган “Айфара”ны үз өстеңә алып, кузгатып җибәрү кыен булгандыр ул?
Алмаз Шәрифуллин. Төп солист вафат булгачтын төркемнең эшчәнлеген дәвам итәргә кирәк иде. Ул вакытта мин гитарист кына, 2000 еллар. Үзем җырлап торам дип башланган идем. Әледә мин төп солист булып саналмыйм, аның алмашчысы гына. Ләкин “Айфара”ны җитәкләүне үз өстемә алдым. Бүгенге көндә без 6 кеше. Моннан 15-16 ел төркемне оештырган егетләр студиядә генә утыралар. Сәхнәдә яшьләр белән эшлибез. Якын тирәдә төркемнең составын үзгәртү, кыскартулар күренми.
Рөстәм Исхакый. Иҗатыгызны нинди стильгә кертәсең?
Алмаз Шәрифуллин. Поп-диско инде безнең, беренче ноталарыннан сизелә. Татарчага бик бәрелеп бетми, бераз руслаштырылган. Иң мөхиме җырларның мәгънәләре үзенчәлекле, хәтирә-истәлек итеп тыңларга мөмкин. Мәсәлән “Тулай торак”дигән җыр бар. Анда кем генә тормаган, шунда торган вакытларны искә төшерә.
Рөстәм Исхакый. “Ак каен” ны ничек хит итә алдың?
Алмаз Шәрифуллин. Минем ничектер күңел сизде, шушы “Ак каен” белән генә алдырып китәчәгебезне. Җыр чыннан да көчле, аны да тыңлап утырсаң төрле тарихлар искә төшә. Минем белән андый хәл булмады булуын, җырны бит шагыйрьләр яза, мин башкаручы гына.
Рөстәм Исхакый. “Каен"нар булыр микән тагын, хитлар?
Алмаз Шәрифуллин. Булыр, нишләп?! “Саубул”ны халык үз итте, “Мин гаепле” не начар җыр димәс идем.
Рөстәм Исхакый. Сезне рустагы “Ласковый май” белән чагыштыру бар?
Алмаз үзен кырыс характерлы кеше ди
Алмаз Шәрифуллин.
Иң башта ук “Айфара” татарның “Ласковый мае” булып оешты. Әлбәттә, аларның җырларын тәрҗемә итү түгел инде. “Ласковый май” ниндидер шау-шу куптарды бит урыста, татар эстрадасында “Айфара” якты йолдыз булып балкыды.
Рөстәм Исхакый. Тамашачыга яраклашу бармы?
Алмаз Шәрифуллин. Тамашачыга яраклашкан юк безнең. Ошамый икән, рәхим ит… әнә ишек. Ошый икән утыр! Сизгәнсез, характер катырак. Чөнки мин үз көчемә ышанам, мине кайвакыт “йолдызлы” диләр. Мин җырчы буларак түгел, кеше буларак шундый.
Рөстәм Исхакый. Шәхси тормышың турында сөйли аласыңмы?
Алмаз Шәрифуллин. Әлегә өйләнмәгән.Быел инде концерттан соң камыт киясе булыр.
XS
SM
MD
LG