Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада берничә укучы җир астында булып чыкты


14-18 яшьлек өч егет һәм ике кыз башкаладагы җир асты юлларына төшеп, югалган иделәр.

Аларны коткаручылар эзләү оештырды, ләкин балалар җир өстенә үзләре чыга алган. Уфада җир асты юллары һәм куышлары булуы күпләргә билгеле. Аларга керү юллары бикләнгән булса да, маҗара эзләүчеләр аларны ватып-җимереп җир астына сәфәр кыла.
Идел буе федераль округының коткару хезмәте башы Вячеслав Климец Уфадагы барлык җир асты юллары һәм куышларына керү урыннары исәпкә алыначак һәм тагы да ныгытылачак дип белдерде. 1983нче елда Уфа автотранспорт көллиятенең 6 укучысы җир асты юлларында газга исереп җантәслим булган иделәр.
XS
SM
MD
LG