Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда“Җилкәннәр” мелодрамасына төрле караш


Чаллы татар театры тамашачыларга яңа спектакль тәкъдим итте. Чит ил музыкасы кулланылган татар спектакленә төрле караш.

Чаллы татар театры тамашачыларга яңа спектакль тәкъдим итте. Ләкин премьерага килгән халык бик аз иде, 200 урынлы залның өчтән бере генә тулды. “Җилкәннәр” дип исемләнгән яңа тамашага халыкның ни өчен аз килүенә ачыклык кертү кирәк. Бу көнне театр тарихында беренче тапкыр буларак премьерага бары тик журналистлар һәм сәнгать белгечләре генә чакырылган иде. Инга Бикбулатова иҗат иткән “Җилкәннәр” мелодрамасы сәхнәгә шундый юл белән чыкты. Әсәрне язган Инга Бикбулатова профессиональ драматург түгел, ул – педагог. Хәзер пенсиядә, Казанда яши. Чаллыда беренче тапкыр куелган тамаша хакында һ.б. күренешләр турында спектакльнең режиссеры Булат Бәдриев сөйли:
“Мелодрама дуслык һәм мәхәббәт турында. Яшь гаиләдә мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килә. Мең сорауга җавапны спектакль бирә. Инде премьерага журналистларны гына чыкаруга килгәндә, безгә аларның фикерен белү кирәк. Алар ярдәмендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзгәрешләр кертергә мөмкин.”
“Җилкәннәр” мелодрамасы көчле алкышлар астында тәмам.
Тамашадан алынган хисләр суынып бетмәс борын “Азатлык” хәбәрчесе берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибагатуллина премьераны уңышлы дип саный. “Быелгы гаилә елы өчен бик тә кирәкле спектакль булачак”, ди ул.
Ә менә “Мәйдан” журналының сәнгать бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева хисләрдән арынгач, берникадәр вакыт үткәч кенә тамашага бәя бирергә мөмкин, дип саный. Шулай да фикере бар:

“Спектакльдә чит ил музыкасы кулланыла. Мондагы вакыйгалар өчен ярашлы татар музыкасы, җыры бар, дип саныйм. Әлегә миндә каршылыклы фикерләр калды.”
Чаллы драма театры артистлары “Җилкәннәр” тамашасын апрель аенда Казанда, Кама театрында күрсәтергә җыена.
XS
SM
MD
LG