Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари корылтае өчен татар борчыла


Йошкар-Олада яшәүче татар Рамай Юлдашев.
Йошкар-Олада яшәүче татар Рамай Юлдашев.

Йошкар-Олада яшәүче Рамай Юлдашев, мари корылтае эшенә Мари илендәге урыс хакимияте тыкшына дип саный.

Апрель аенда Мари иле башкаласы Йошкар-Олада сигезенче мари корылтае узачак. Бу корылтайга Татарстаннан да 10 катнашучы һәм 5 күзәтүче буларак мари кешеләре сайланды инде. Тик марилар гына түгел, Казан һәм Йошкар-Олада яшәүче татарлар да бу корылтайга битараф түгел. Әйтик, Казандагы Татар иҗтимгый үзәгеннән Юныс Камалетдинов татар белән марины дус, көрәштәш дип атый. Шул ук вакытта ул мари хәрәкәтенә дәүләт басымы көчле ди.

Күршеләр тик ятмый

Гомумән, Татарстанда җирле халыклар тик утырмый. Бу атна азагында Түбән Камада “Чуаш сандугачы” җыр фестивале уза. Ә Чаллыда исә фин-угыр җыр фестивале тантана белән тәмамлана. Татарстандагы Идел буе халыклары мәдәни ихтыяҗларын үти тора. Бу эш читтә дә дәвам итә. Апрель аенда Мари иле башкаласы Йошкар-Олада сигезенче мари корылтае узачак. Актаныштан, Кукмарадан, Чаллыдан, Казаннан марилар шунда бара. Бу турыда Бөтенмари шурасы рәисе Йошкар-олада яшәүче Владимир Козлов (Ониҗэ) сөйләде.

Мари шәһәрдә дә исән калырга тели

Бөтенмари шурасы рәисе сигезенче мари корылтаена әзерләнүләрен әйтә. Әйтик, алар бер комиссия эшен мари халкында гражданлык җәмгыятен үстерүгә багышларга тели. Мари милли-демократик хәрәкәте бу эштә катнашырга тели. Икенчесе: мари авыллары турында. Ониҗэ әйтүенчә, мариларның җитмеш проценты авылларда яши. Ул авыллар яклауга мохтаҗ. Шулай ук аларны шәһәрдәге милли тормышлары, мәдәният вә телне саклау мәсьәләләре борчый.

Губернатор кебек президент

Йошкар-Оладагы татар үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев исә мари милли хәрәкәте мари корылтаен оештырудан читләштерелә, дип искәртә. Корылтайны Мари илендәге рәсми хәкимият, урыс кешесе булган “губернатор”-президент куйган кешеләр кулында тотарга тели. “Казандагы татар конгрессы кебек, мари милли хәрәкәтеннән дә кесәгә салынган һәм рәсмиләшкән хәрәкәт ясыйлар”, - дип саный Юлдашев. “Ә чын милли проблемалар читкә этәрелә”, - ди Рамай Юлдашев.

Мариларны да кыйнаганнар иде

Чынлап та, мари хәрәкәте белән рәсми президент Леонид Маркелов хакимияте арасында аңлашылмаучанлык шактый тирән инде. ЛДПР кебек “шовинистик” һәм урысчы партиядан чыккан Маркелов эшенә Мари илендә милли хәрәкәт шактый каршылык күрсәтте. Алар милли театр ябыла, газеталар юкка чыга, мәктәп бетә дип борчылды. Бу хакта борчылып, мариларның кардәше булган эстоннар, венгрлар ярдәме белән хәтта Европа берлеге депутатлары махсус карар да кабул иткәннәр иде. Шулай ук соңгы ун елда, вәзгыятне искәртеп мари милләтпәрвәр лидерлары берничә мәртәбә кыйналды да. Татар милли хәрәкәте лидерлары язмышын алар да кабатлап тора.

Кем зур басым астында кала?

Татар һәм мари милли хәрәкәте бергә эшләргә тырыша. Алар уртак шатлык һәм кайгыларны тарихи дәвамчанлыктан туган бергәлек та дип белә. Шулай ук бүгенге Русиянең төбәкләрдәге кизләү һәм милли көчләрне сындыру эшен дә уртак бәла дип кабул ителә. Татар иҗтимагый үзәге лидерларның берсе Юныс Камалетдинов, мари хәрәкәте дә татарныкы кебек үк зур басым астында эшли, ди.

“Мари милли хәрәкәте бик көчле түгел, тик алар да туктамый. Мәскәү көчләре, органнары татарга ясаган кебек итеп аларга да зур басым ясап тора. Ә без мари халкы белән гел дус булдык. Алар безне Явыз Иван яу килгәндә дә сатмады. Безнең бергәлек тә даими һәм тарихи, көрәшебез дә уртак”, - дип искәртә Камалетдинов.

Казандагы татар милли хәрәкәте шулай ук “мари корылтае” дип аталган хәрәкәттән битәр, бәйсез саналучы Мари Ушем оешмасы белән хезмәттәшлекне кулайрак күрә.

XS
SM
MD
LG