Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл укучылары башка мәктәпкә китә


Кләнче авылы
Кләнче авылы

Аларны бу адымга чит тел укытылмау этәргән, “олы дөнья”га да якынайткан.


Бүгенге көндә Кама Тамагы якларында чит теле укытучысын табу да зур бәлагә әйләнгән. Кләнче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары, гыйнвар аенда гына “чит тел булмагач, сезгә аттестат бирелми” дигән сүзләрне ишеткәч, башка мәктәпкә йөреп укырга мәҗбүр булды.
“Иң күңелгә тигәне шул- уку тәмамланырга дүрт ай кала гына барысы да билгеле булды. 10 ел ярым буе укыган мәктәпне бер көн эчендә ташлап чыгып китү, бер дә җиңел булмады” - ди укучылар.
Дөрес, хәзер инде Кләнчегә күрше авылдан бер укытучы килеп дәрес бирә башлаган, әмма югары сыйныфларга ни файда?.. Мәктәп программасына күрә, бала чит телне 5-нче сыйныфтан бирле өйрәнергә тиеш бит.
Кләнче мәктәбе укучылары йөреп укый торган Казиле мәктәбе олы дөньяга якынрак булуы белән аерылып тора.
Быел Республиканың бөтен мәктәпләрендә интернет булдырылды дигән хисап әйтелде. Тик Кләнче мәктәбе укучыларына бу бәхет алай ук тәтемәде. Башта интернет информатика кабинетында булган. Аннан соң интернетны директор бүлмәсенә күчергәннәр.Әлбәттә, укучылар интернетка бер дә керми дип әйтеп булмый, тик “чикләнгән күләмдә” генә. Хәзерге заман яшьләре бик кызыксынучан булса да, Кләнче мәктәбе укучылары интернет “чикләнгән күләмдә” булганга, кызыксынуларын алай ук канәгатьләндерә алмый.
Кләнчедән 15 чакрым ераклыктагы Казиле мәктәбенә йөреп укырга 12 яшүсмергә яңа автобус бирелсә дә, юллары шул ук иске. Бүгенге көндә юллар проблемасы “баш бәласе” булып тора. Соңгы елларда Татарстанның күп кенә районнарында юллар салынды, ләкин Кама Тамагы районына ул былтыр гына килеп җитә алды. Әле анысы да тулысы белән түгел. Кләнче өчен аеруча кыен булган вакыт ул, яз һәм көз көннәре, чөнки авылга асфальт кермәгән. Дамбадан 100 метр гына вак таш салынган .Тик ул авылның үзенә төшеп җитми. Шуңа күрә авыл халкы олы дөнья белән бәйләнешкә җәяүләп чыкканда пычрак ера. Ә Кләнче укучыларын Казилегә алып баручы автобус, аларны тукталышта гына көтеп тора. Юл начар булганга автобус авыл янына ук килеп җитми.
Башка мәктәп укучыларының күпчелеге инде кая укырга керәчәкләрен тәгаенләгән булса, Кләнче мәктәбе укучыларының башында әлегә чит телдән ничек тә имтихан тапшырып, урта белем таныклыгы алу проблемасы тора.

XS
SM
MD
LG