Бу ике ил узган атнакичтә Бухаресттагы НАТО самитында әгъзалыкка чакыру алган иде.
Хорватия башкаласы Загребта җыелган халык алдында чыгыш ясап Буш шулай ук бу илләрне реформаларны дәвам итәргә чакырды.
"Хорватия белән Албаниягә НАТОга кушылу турында бу атнадагы чакыру сезнең зарур булган реформалар үткәрәчәгегезгә һәм НАТОга зур өлеш кертәчәгегезгә ышаныч белдерүне аңлата. Моннан ары сезнең халкыгызга берәр куркыныч янаса, Америка һәм НАТО сезнең якка басачак, һәм бәйсезлегезне беркем дә тартып ала алмыячак," - диде Буш.
Хорватия премьер-министры Иво Санадер Ховратиягә ныклы яклау күрсәткән өчен Кушма Штатларга рәхмәт белдерде.
Буш Загребка Романия башкаласында үткән НАТО саммитыннан соң килде.
Буш Македониянең Греция белән үз исеменә бәйле каршылыгы сәбәпле НАТОга чакыру ала алмавына кызганыч белдерде һәм Америка Македониянең дә мөмкин кадәр тизрәк НАТОга кушылуын тели диде.
Бүгенге бу вакыйгада Македония президенты Бранко Чрвенковский һәм премьер-министры Никола Груевски да катнашты.
Буш Босния-Һерцеговина белән Монтенегро да НАТОга таба барырга тиеш диде. Бухарест саммитында бу 2 ил үзләренең НАТОга кушылу теләге турында ныклап сөйләшә башларга кирәклеген белдерде.
Буш Көнбатышның Косово бәйсезлеген тануыннан соң аңа арты белән борылган Сербияне дә искә алды.
"НАТО төбәктәге барлык илләргә дә ачык. Без Босния-Һерцеговина белән Монтенегроның әгъзалыкка таба интенсив диалог дип аталган чираттагы адымны ясавын хуплыйбыз. Һәм мин киләсәктә ирекле, чәчәк атучы Сербия дә Европа гаиләсендә үзенең урынын табып күршеләре белән татулыкта яши башлар дип өметләнәм," – диде Буш.
Якшәмбе ул Сочида Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрә. Бу Путин белән Бушның президентлар буларак соңгы очрашуы булачак.