Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гәҗит сатам - кем ала?


Матбугатны таратучылар, татар телендәге җитди көндәлек газеталарга, калын журналларга ихтияҗ аз дип әйтә. Дәүләт акчасына чыгарылган бу басмалар базар шартларына җайлаша аламы?

Бикә Тимерова. Бу атнада “Горпечать” киосклары челтәре берничә республика газетасын сатудан алды. Моның булу ихтималлыгы, мөмкинлеге турында без алдан кисәткән идек. Бу әйбер тормышка ашты. Сигезләп-унлап газета сатудан алынды һәм алар нигезендә дәүләт акчасына чыгарыла торган республика газеталары: “Ватаным Татарстан”, “Казанские ведомости”, “Шәһри Казан”, “Сәхнә” журналы һәм тагын берничә басма. “Горпечать” челтәреннән кала, Казанда матбугатны таратучы тагын 3 челтәр эшли. Алар да, рәсми татар газеталарын сатып алмыйлар, тиражларның 20-40% кире кайта, дип хәбәр итә. Димәк, Татарстанда чыга торган күп санлы дәүләт татар газеталары да киштәләрдән югалырга мөмкин. Матбугат нигә сатылмый, милли товар үтемлеме, матбугат тарату базарында ничек сакланып калырга? Бу сорауларга җавап табу өчен без студияга мәгълүмат чараларын багучы “Татмедиа” агентлыгы башлыгы урынбасарын Фәрит Илдус улы Шәһиәхмәтовны, татар телендә чыга торган төп рәсми газета “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимовны чакырдык.

Римзил Вәли
. Шулай ук, сөйләшүдә мин, газеталарны киосклардан даими рәвештә сатып алучы һәм бу яңа вазгыяттән нужа күргән төп фигура дип үземне саныйм. Беренче апрель көнне киоскка бардым, газеталар сатучы миңа “Вечерка” белән “Татарстан яшьләрен” бирде. Шул көнне мин ике гәҗит белән генә калдым. Башкалар, мөгаен, бөтенләй гәҗитсез калгандыр. Көтелмәгән өр-яңа хәл, чөнки Татарстан башкаласында татар телендә газеталар болай да әллә ни күп булмаса һәм җирле “Ватаным Татарстан”, “Казанские ведомости” гәҗитләре булмау шаккатыргыч. Мин моны өр-яңа эпоха башланган дип саныйм.

Бикә Тимерова
. Менә шушы “түгәрәк өстәл”дә без моның сәбәпләрен өйрәнергә телибез. Монда кем гаепле? Газеталарны сатып алмаган, кызыксынмаган укучылармы? Әллә шушы инвестор кулына күчкән таратучы гаебеме бу? Матбугатны чыгаручы редакцияме?

Бу хәлдән чыгу юлларын карарбыз. Беренче соравым “Ватаным Татарстан” газетасының вәкиленә. Сез ваклап сатуга күпме данә чыгара идегез? Күпме укучы югалттыгыз?

Илдар Миргалимов
Илдар Миргалимов
. Безнең барлык тиражыбыз уңҗиде меңгә якын. Шуның уналты меңе подписка аша яисә Татарстан почтасы аша таратыла. Калган мең данәгә якын тираж ул ваклап сатуга чыга, шуның ике йөз илле данәсе “Горпечать” аша таратыла иде. Үзегез санап аласыз, тиражыбыз күпмегә кимеде. Розницага чыга торган күләмнең шактый өлешен газета үзенә ала, ягъни үзенең хезмәткәрләренә тарата. Монда күпме укучыбызны югалту турында сүз алып бару бик авыр, чөнки бер газетаны бер кеше дә укый ала, ун кеше дә укый ала, аны мәктәпкә алып барсалар, йөз кеше укый ала. Әлбәттә, газетаны яздырып алмаган кешеләр бик авыр хәлдә калдылар. Чөнки бу чыннан да гадәттән тыш вакыйга. Газетаны яздырып алмаган кеше аны башкача алу мөмкинлегеннән мәхрүм калды дип әйтеп була.
Римзил Вәли. Кайбер редакторлар ясалма рәвештә ваклап сатуны туктатып тора, укучылар күбрәк язылуга мөрәҗәгать итсеннәр дип, андый маневрлар була. Мөгаен, “Ватаным Татарстан”, “Шәхри Казан” куанып торалардыр, “Язылучылар артачак, дип.
Илдар Миргалимов. Миңа калса, розницаны туктатып, тиражны күтәреп булмый, чөнки кешеләр төрле сәбәпләр аркасында газеталарга язылмый кала һәм аларның киосклардан газеталарны сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу очракта андый мөмкинлек юк.
Бикә Тимерова. Башка газеталар, “Шәхри Казан” белән дә сөйләштек. Алар “Горпечать” аша сатуга өч йөз данә чыгарыбыз диделәр. Башка күпчелек газеталар, журналлар, бездә почта аша таратыла. Бу бик зур югалту булмаса да, факт факт булып кала – бу газеталар сатуда юк.

Римзил Вәли. Беренче аналитик йомгак күренә башлады инде. Татар басмалары ваклап сатуда бик аз икән. Мөмкинлек булганда да татар басмаларын сатып алучылар, басмаларны чыгаручылар нишләптер бик борчылмаганнар, чөнки башка газеталар меңләп сатылганда, милли газеталарның йөзләп кенә, дистәләп кенә сатылуы монда инкыйразны башлаган.
Илдар Миргалимов. Моның үз сәбәпләре бар. Әйтик, “Экспрес-печать” дигән киосклары бар бит, анда сатылып тору өчен, редакцияләрдән бик күп акча тәләп ителә. Әйтик, аның бер киоскның маңгай тәрәзәсенә куелу өчен ничәдер йөз сум түләргә кирәк. Редакцияләрнең, әлбәттә, бу чыгымнарны күтәрү мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә объектив сәбәпләр аркасында, ягъни бездән тормаган сәбәпләр аркасында, газеталар ваклап сатылмый кала.

Римзил Вәли. Ничәдер факультетта татар студентлары укый. Ничәдер редакциядә, фәнни институтта югары белемле татарлар бар. Һәм авылдан килгән, татарча гимназияда укыган кешеләр дә Казанда күп бит. Казанда 450 мең, ярты миллионга якын татар бар.

Илдар Миргалимов. Шулай шул, без бу вазгыятькә бары тик Казанда киоскларда газеталар сатудан юкка чыккач игътибар иттек, ә бит башка шәһәрләрдә: Әлмәттә, Чаллыда алар электән юк иде.

Бикә Тимерова. “Горпечать” киосклар челтәре җитәкчелекнең бу мәсьәләгә карашын җиткәргән идек. “Ватаным Татарстан” һәм башка газеталары сатылмый һәм без аларны сатылмагач, чыгымнан күп тотабыз. Зыянга эшли алмыйбыз, шуңа күрә баш тартабыз, дип әйтте. Безнең республика буйлап газеталарны тарату ничегрәк тора икән?
Фәрит Шәһиәхмәтов
Фәрит Шәһиәхмәтов
. Бу мәсьәлә күпкә тирәнрәк һәм катлаулырак. 2009 елның беренче гыйнварыннан федераль, төбәк һәм җирле матбугатка тарифларның тигезләнүе көтелә. Бу хакта апрельнең икенче яртысында Дәүләт Думасы парламент тыңлауларын үткәрергә җыеналар. Без үзебезнең хатыбызда почтага көндәш альтернатив язылу барлыкка киләчәк, дип яздык. Авыл җирендә керемнәр аз булганга, газеталарның тиражлары котычкыч дәрәҗәдә төшәчәк, дип уйлыйбыз. Рәсми газеталарның сатудан алынуы шушы хәлгә кушылып кына китте. Шуның өстәвенә, газеталарны уку бөтен дөнья буйлап кими бара. Яшьләр өлкән буынга караганда азрак укый.

Газеталарны тарату мәсьәләсенә килгәндә “Горпечать”тән башка Казанда һәм Чаллыда “Экспресс-печать”, “Мир прессы”, “Коммерсант-печать” һәм башка тарату ширкәтләре бар. Шунлыктан монополияга каршы хезмәтккә мөрәҗәгать итеп, “Горпечать” өстеннән шикәят итеп булмый. Монда мөнәсәбәтләрне килешү нигезендә генә корырга туры килә.
“Горпечать” – муниципаль, бердән бер һәм ышанычлы партнер булганга күрә, безнең редакцияләр алар белән элек-электән эшләде. Икенче яктан, матбугатны төрлечә таратып була. Моны барыбыз дә аңлыйбыз. Аны күренә торган җиргә куймаска, шәһәр үзәгенә түгел, кала читендәге киоскларга да җибәрергә була.
Бәяне арттыру да сораулар тудыра. “Казанские ведомости” минемчә кирәкле һәм кызыклы газета. Редакция “Горпечать”кә басмасын ике сумга бирә. Сатуга ул дүрт сумнан чыга. Дүрт сумнан бирсәләр, аны сигез сумга саталар. Бәяне йөз процентка арттырып куялар.

Римзил Вәли. Әле генә безнең партнер, “Безнең гәҗитнең” җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов шалтыратты. Ул газетасын “Горпечатькә” өч сум илле тингә бирә, “Горпечать” җидегә сата иде, йөз процент эшли иде. Хәзер басманы ун сумга сата, йөз илле процент эшли. Файдалы булып чыга бит.

Фәрит Шәһиәхмәтов. Шундыйрак хәл безнең китап сату өлкәсендә дә булган иде. “Татар китап нәшрияте”нең бер кибете дә калмаган иде. Хәзер, без белгәнебезчә, Бауман урамында китап кибете ачылды. Ул бик уңышлы эшли. Ул бик зур табыш китерми, әмма һәрхәлдә үз -үзен аклый башлады. Әдәби журналларны без шушы китап кибетенә куя алабыз, ягъни сату юллары күп. Бәлки, үзебезнең сату урыннарын булдырырбыз. Казан шәһәр идарәсе белән без беренче сөйләшүләрне үткәрдек инде.

Бикә Тимерова
. Җирле газеталар хәзер аз, күбесенчә читтән килгән, ялтыравыклы журналлар сатыла. Татар газеталары көндәшлек итә белмиме, әллә башка сәбәпләр бармы?

Илдар Миргалимов
. “Уртак түшәк”, “Акчарлак” – андый газеталар яхшы сатыла. Телевизордан халык нәрсә карый? Күңел ачу шоу, аның кебек җиңел рухлы газеталар да популяр. Ләкин, без шуңа ирек куйсак, безнең халыкның рухи хәле нинди булып чыгар инде? Әлбәттә, бу очракта эшмәккәрләрне гаепләү дә авыр, чөнки аларга акча эшләргә кирәк. Аларда милли үзаң булмау гаепләү дә авыр. Шуңа күрә базарча фикерләүгә каршы ниндидер чаралар да кирәк.

Бикә Тимерова
. “Горпечать” вәкилләре газеталарны тарату өчен, рекламалау өчен алар редакцияләр үзләре эшләргә тиеш дип әйтә. Сез бу юнәлештә эш алып барасызмы?

Илдар Миргалимов
. Реклама чараларын алып бару өчен бик зур акчалар кирәк. Әлеге вакытта бездә андый мөмкинлекләр юк. Без пропаганда эшләрен алып барабыз, районнарга чыгабыз, авылларга барабыз. Кин күңелле реклама акцияләрен үткәрү өчен мөмкинлекләр бик чикле.
Римзил Вәли. Минем телевидениеда күргәнем бар, концертларга реклама, бәйсез газеталарга реклама...Җитди газеталарга реклама күргәнем юк.
Фәрит Шәһиәхмәтов. Юк, реклама бар. “Шәхри Казан”ның да, башка газеталарның да. Әмма бу рекламаны түләүсез беркемдә эшли алмый. Активрак кирәк, ансы белән килешәм.

Бикә Тимерова. Илдар әфәнде, сезнең башка матбугатны таратучы операторлар белән эшләгәнегез бармы? “Экспресс-печать” белән сөйләшкәнегез бар, дип әйттегез.

Илдар Миргалимов. Бөтен җирдә дә шартлар бер-берсенә охшаш дип әйтер идем. Шунда сатылу рөхсәтен алу өчен күпмедер акча түләргә кирәк. Аннары сата торган җиргә куелу өчен тагы күпмедер акча кирәк. Һәрбер киоскта аерым бәяләр, аерым шартлар. Безнең хокукларыбыз барыбер киметелгән, алар үзе теләгән вакытта килешүне өзә ала. Мондый хезмәттәшлек газетага файдага гына түгел, зыян да китерә.
Фәрит Шәһиәхмәтов һәм Ризмил Вәли
Римзил Вәли
. Минемчә, өстәмә рекламага акча алу дигән әйберне бетерергә тәкъдим итәргә кирәк. Дәүләт Советы карый аладыр.

Фәрит Шәһиәхмәтов. Бу хәлнең кызыгы шунда – “Горпечать” челтәренең бер киоскы Дәүләт Шурасының бинасында урнашкан. Андагы матбугат үзәге башлыгы – бездә “Ватаным Татарстанны” алып булмый хәзер, депутатларның андый мөмкинеге юк, дип шалтыратты бер көнне. Мин тагын шуны өстәмәкче идем. Башка басмалар, матбугатны таратучы башка челтәрләр белән дә эшли. Әйтик, “Шәһри Казан” “Горпечать”тән кала, тагын “Экспреес-печать” киоскларына 200ләп данәне тапшырып бара. Бу ширкәт, үз челтәренә алу өчен генә, 40 мең сум ала. “Татарстан яшләре” “Горпечать” тән кала, бөтен башка таратучылар белән дә яшли. Ягъни моның өчен акчалар табылган.
Римзил Вәли. Хәзергә, балалар бакчалары, беренче класста укыту базар мөнәсәбәтләренә корылмаган иде. Бу социаль әһәмиятле, милли әйберләр. Дәүләт бу базардан китергә карар итеп, дөрес эшләде микән? Һәм дәүләт нигә китте соң? “Горпечать”не Дәүләт сатканмы, Казан муниципалитеты сатканмы? Алардан да сорарга кирәк.
Фәрит Шәһиәхмәтов. Казан шәһәрендә матбугатны таратучы челтәренең хуҗалары хәзер - Мәскәүләр. Алар алга таба эшне ничек итеп алып барыр, әйтүе кыен.

Илдар Миргалимов. Минемчә, без үзебезнең җәмгыятебездә базар мөнәсәбәтләрен корабыз һәм хакимият мөмкинлекләрен куллану барыбер дөрес булмас иде. Альтернатив чаралар эзләргә кирәктер. Дәүләт кире бу базарга кайтып, үзенең тарату челтәрен булдырырга кирәктер. Икенчедән, мин ишеттем, Британиядә, кеше эшкә барганда , ким дигәндә, бер фунт стерлинг, безнеңчә илле сумга, газета алып сата. Бу милләтнең мәдәнилеге шундый. Бәлки безгә шундый үзаң булдырырга кирәк, һәрбер татарга газета укырга кирәктер.

Фәрит Шәһиәхмәтов. Хакимият мөмкинлекләре кирәк түгел монда. Республика бюджетында булган социаль әһәмияте булган мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтү өчен акча каралган. Мәгълүмат чаралары һәм китапларны алу мөмкинлеген тәэмин итү турында президент та әйтте. Дәүләт үз ягыннан халык ала алырлык түбән бәяне тота, ә сәүдә итүчеләрнең бәяләрне ике тапкыр күтәргәнен күрәбез.

Бикә Тимерова. Илдар әфәнде, сез бу хәлдән чыгу юллары турында уйладыгызмы? Сезнең газетагызны Казанда алып булмый хәзер. Укучыларга ни эшләргә?

Илдар Миргалимов. “Идел-пресс” нәшрияте бинасында беренче катында газеталар сатыла һәм бик кирәк булганда редакцияга килеп, газетаны сорап алырга була. Үзара редакцияда хезмәткәрләр белән фикер алышканда, башка иң беренче килә торган уй – бәлки дәүләт кабат базарга кайтып тарату челтәрен булдырыр. Безнең иң ерак хыялыбыз – үзебезнең тарату челтәрен булдыру.
Әмма без моңа күз йөмсак, безнең милли матбугатыбызның хәле киләчәктә тагын да авыррак булачак. Безнең кулдан килгән эш – кызыклы газета чыгару, укучыларыбызның санын ишәйтү. Бәлки бу эшмәккәрләргә дә безне кабат сатуга чагарырга кирәк, дигән фикергә этерәчәк. Безнең укучылар – татар җанлы кешеләр шушы хәлгә битараф калмасалар һәм безгә ярдәм күрсәтүне шул газетаны уку аша белдерә алсалар, безнең хәлебез яхшырачак, дип ышанам.

Бикә Тимерова. Фәрит әфәнде, инвесторларны, акча эшләү теләге өчен гаепләп булмый, ләкин бизнес социаль җаваплы була аламы? Дәүләт мөнәфәгатьләре бизнеста чагылыш таба аламы?

Фәрит Шәһиәхмәтов. Татарстан кебек күп милләтле республикада барысы да яхшы булуына шикләнмим. Җәмгыять өчен әһәмиятле булган матбугатны алып булачак дип ышанам. Базар шартлары таләп иткәнчә эшләрбез, әмма җәмгыять өчен кирәкле матбугатка дәүләт ярдәмен дәвам иттереп.

Римзил Вәли. Минем йомгагым: бу безнең милләткә кисәтү кыңгыравы, димәк, без көндәшлеккә сәләтлеме, түгелме? Гәҗитебез, сатып алучыбыз һәм шушы сәүдәне оештыручыбыз, безнең ихтияр көчебез, дәүләтебезнең һәм халыгыбызның бармы, юкмы? Үзебездән тора.
XS
SM
MD
LG