Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татарларының “Туган тел” оешмасына 20 ел


Бу чара, аның 10 еллыгына багышланган бәйрәмнән күпкә тыйнаграк узды: 1998-елда билет сатып алу бәхетенә ирешә алмаганнар саны тамашачыларныкыннан байтак күбрәк иде. Римзил Вәлинең “Азатлык“ радиосы аша яңгыраган бу бәйрәм турындагы репортажыннан бер өзек тә гыйбрәтледер:
“Ульян татар милли тормышы, аларның дәрт һәм дәрман белән эшләүләре зур тәэсир калдыра. Бигрәк тә элекке һәм бүгенге рәисләргә, районнар бүлекчәләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтү, үз көннәрен үзләре күрергә тырышулары Татарстан өчен дә әһәмиятле.”
Бәйрәм алдыннан кыска гына чираттагы конференция дә узды. Анда “Туган тел”нең рәисе Мәхмүт Хәйруллинның “Бераз сүлпәнләндек” дигән сүзе белән ризалашмаучылар да булды. “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия Мөлекова һәм Автономия рәисе Фәрит Әюпов икенчерәк фикерләр әйттеләр:
“Мин сүлпәнләдек, димәс идем. Мөмкин кадәр тырышабыз, һәм уңышларыбыз да юк түгел. Автономия дә, “Туган тел” дә, “Ак калфак” та бергәләп эшлиләр - шунысы кыйммәтле.20 ел элек үк бу изге эшне башлап җибәргән шәхесләрнең алдан күрә белүләре сокландыра. Һәм алар арасыннан әле дә бу эшне дәвам итәләр икән, алар алдында баш ияргә була”
БТК вәкиле Рамис Сафин исә элек бергәләп башкарган эшләрне искә төшерде һәм иң актив әгъзаларга БТК исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җирле парламент рәисе Борис Зотов исеменнән шундый ук бүләкләрне тапшыру өчен 2 депутат килгән иде. Форсаттан файдаланып, “Туган тел”нең Канунар чыгару җыелышы рәисе һәм депутатлары исеменә әзерләнгән хатлар депутатларга тапшырылды. “Региональ компонент” дигәнне мәктәп программасыннан алып ыргытуга Кануннар чыгару җыелышы исеменнән Думага Канун проекты әзерләнә, дигән сүз элек тә ишетелгән иде. Бу хат шул ниятне ныгыту максатыннан тапшырылды да инде.
Ә Конференция үзе Думага кискенрәк эчтәлекле хат кабул итте. Чыгышлар әллә ни күп булмады, чөнки тәнәфестән соң бәйрәм каралган иде.
Ана теле укытучысы Әлфия Алимова активистларның тырышлыкларына менә нинди бәя бирде:
“Без, ана теле укытучылары да, милләтебез язмышына файдалы гамәл белән шөгыльләнәбез. Ләкин без бит, ни әйтсәң дә, акчага эшлибез. Ә сезнең 20 ел буе, акча алу гына түгел, шул эшчәнлегегез өчен тискәре мөнәсәбәтләр күтәрүегезгә сокланмый булмый.
Шулай итеп, “Туган тел” идарәсенең эшчәнлеге уңай дип табылды. Яңа рәис булып Тимерша Вахитов сайланды. Ә идарәгә 5 яшь егет-кызлар да кертелде.
Конференция Рифкать Хисмәтнең махсус әзерләп килгән шигыре белән тәмамланды. Аннан бер өзек тә тәкъдим итәбез.
“Өлкәбездә олуг бәйрәменә, “Туган тел”нең гамәл-эшләре.
Ул булмаса, без “Өмет”не укып, карар идекме соң “Чишмә”не?
“Туган тел”нең эш-гамәлен күреп, җан сөенә, йөрәк ышана:
Көчле рухлы бердәм милләт булып, мәңге яшәр татар, иншаллаһ!”
Бәйрәмгә кереш сүз сыйфатында, алып баручы конференция ахырында “Туган тел”нең ничек тууы һәм теркәлүе турында кыскача мәгълүмәт бирде. “Социалистик Татарстан” гәзитенең 1988-елгы 10-август санында чыккан “Туган тел” исемле язма аркасында башка төбәкләрдә дә милли оешмаларның нәкъ “Туган тел” дип аталуы шуннан, диде ул һәм 15 чамасы шәһәрләрдәге оешмаларны санап үтте.
Бәйрәмгә кайтсак, 3 сәгатьтән артык барган чара бик күркәм узды, дияргә була. Аны Казаныбыз кунаклары да катнашуы аеруча бизәде.
Башта Бәйрәмнең алып баручысы Розалия Матросова “Туган тел” эшчәнлегенә зур өлеш керткән 15 чамасы мәрхүмнәрнең исемнәрен һәм кылган гамәлләрен санап үтте. Ульян районы Зеленая Роща авылы имамы Мәхмүт хәзрәт Кадралиев алар рухына багышлап дога кылды. Ә кадерле кунак Зөһрә Сәхәбиева мөнәҗәт әйтте.
Гомүмән Зөһрә ханым бәйрәмнең төп бизәге булды да. Аның данлыклы ”Рәхмәт сиңа” дигән җыры күпләрнең күзләрен чылатты, чөнки Хәйдәр Бигичевның фаҗигале үлеме гомум мәгълүм ич.
Артабан элекке активистларга рәхмәтләр әйтеп, кечкенә бүләкләр дә тапшырылды. Бәйрәмне шулай ук нәниләр Айгөл Әлмәтева һәм Әлинә Хәбибуллина бизәделәр. Ә төп йөкне Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылының “Айгөл” ансамбле тартты.
Бәйрәм ахырында бу ансамбль җитәкчеләре Рәйсә һәм Гакыйль Шәкүревләргә “2007-елның мәшһүр татарлары” дигән таныклык һәм акчалата бүләк тапшырылды. Сәбәбе дә юк түгел: бик сирәк авылларда гына үзешчән сәнгать түгәрәкләре исән калган шартларда, Урта Исәнтимердә “Айгөл” ансамбле ансамбль генә түгел - үзешчән театрда эшли әле.
Бәйрәмнән соң Зөһрә Сәхәбиева белән әңгәмә дә корып алырга форсат табылды. Хәер, монысы аерым сөйләшүне таләп итәдер.
XS
SM
MD
LG