Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Русияне толерант ил итеп күрсәтмәкче


Мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышы башланыр алдыннан. Хильда Зах, Фәрит Мөхәммәтшин, Александр Бартлинг
Мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышы башланыр алдыннан. Хильда Зах, Фәрит Мөхәммәтшин, Александр Бартлинг

Европа Шурасы төбәк һәм җирле хакимиятләре Конгрессының бер комитеты чираттагы утырышын Казанда үткәрде.

Татарстан башкаласына әлеге Конгрессның мәдәният һәм мәгариф комитеты вәкилләре килде. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шушы комитетта да, җитәкчеләрнең берсе булып тора. Кунаклар, аның чакыруы белән килде.
Европа Татарстаннан ерак булса да, Татарстан Дәүләт Шурасында барган сөйләшүләр республика өчен дә актуаль булып чыкты. Европа Шурасының төбәк һәм җирле хакимиятләре Конгрессының комитет утырышында күбесенчә, эчке мәсьәләрне тикшерделәр. Әйтик, Европада төбәкнең һәм милләтнең үзенчәлекләрен ничек сакларга, мәдәниятара һәм динара диалог, шәһәр дәрәҗәсендә дин һәм мәдәниятнең янәшә яшәве, туризмны үстерү мәсьәләре кебек нотыклар укылды, фикер алышу булды. Татарстанда да, җыелышларда һәм матбугатта шундыйрак сөйләшүләр бара.
Шушы Европа Шурасы (ЕШ) Конгрессы комитеты утырышында катнашу өчен Татарстанга Австрия, Бельгия, Швецария, Польша, Италия, Франция һәм Германиядән җаваплы вәкилләр килде. Алар арасында Украина һәм Русия төбәкләреннән дә комитет әгъзаләре бар. Европада мәдәниятләрнең үз ара аралашуы, бер-берсен хөрмәт итү, бер милләтнең телен һәм мирасын башкасыннан өстен куймау кирәклеге хакында сөйләшү алман, француз, рус телләрендә барды. Һәр вәкилнең туган телендәге чыгышы, башка 4-5 телгә тәрҗемә ителеп барды.

Гадәттә, толерантлык үрнәге булып аталган Татарстанда, төрле милләт вәкилләре катнашкан җыелышлар, бер генә телдә, русча гына бара.

Гадәттәгедән аермалы буларак, сишәмбедә Дәүләт Шурасында үткәрелгән матбугат очрашуы да берничә телдә узды. Русча яңгыраган сорауларга алманча да, русча да җавап бирделәр.

Журналистларны чит ил кунакларының нәрсәдән шок алулары кызыксындырды. Кунаклар бу сорауны провокация дип атады һәм яхшы яктан дуслыкка, толерантлыкка гаҗәпләндек, дип әйтте.
Мәсәлән, ЕШ җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының мәдәният һәм мәгариф комитеты башлыгы, Австрия вәкиле Хильда Зах : “Без Русия төбәген өйрәнергә килдек. Без монда толерантлык күрдек. Православ чиркәү, мәчет белән янәшә урнашкан. Барысы да ирекле, бер-берсенә дустанә, башкаларны ишетә, аңлый ала”- диде.
Матбугат очрашуында татар телендә дә бер сорау яңгырады. Аңа бирелгән җавап алман һәм рус теленә тәрҗемә ителде. Европа сәясәтчеләрен Казанга алып килергә ничек күндерә алдыгыз, дигән сорауга Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.
“Мин комитетның бер утырышын Казанда үткәрергә теләгән идем. Үзебезнең халыкның үзара дус, аңлап яшәвен күрсәтергә теләдек.” – диде ул. Европа Шурасы вәкилләрен Казанга алып килүгә башкаланың 1000 еллыгы да ярдәм итте, дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Европа Шурасының төбәк һәм җирле хакимиятләре Конгрессының комитет утырышында Европаның эчке мәсьәләре каралса да, мондый җыелышлар Татарстанга һәм Русиягә дә бик кирәк, диде Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиленең урынбасары Михаил Столяров.
“Бу беренче чиратта, Татарстанга гына түгел, Русиягә кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин төбәк хакимияте һәм Людмила Андреева җирле хакимият вәкиле булып шушы комитетта, Русия исеменнән эшли. Русия әлеге комитетта үзен яхшы яктан күрсәтте. Анда алар Русия мәнфәгатьләрен Европа мәнфәгатьләре белән янәшә куеп алып бара. Татарстан белән Европада да санашалар. Менә университетлар турында конференция үткәрергә тәкъдим иттеләр, бөтен Европа килде, ” - диде Татарстанның Мәскәүдәге вәкиленең урынбасары, профессор Михаил Столяров.
Әлеге җыенда катнашучылар һәм башка кунаклар, чәршәмбе көнне Казанда җирле һәм Европа университетларына багышланган конференциягә җыелачак.

Европа Шурасының әлеге Конгрессы Русиянең башка төбәкләрендә дә үзенең күчмә утырышларын үткәргән булган.
XS
SM
MD
LG