Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәлиткеч алыш


10 апрель- “Салават Юлаев” һәм Ярославльнең “Локомотив” хоккей төркемнәре алыша. Моңа кадәр булган өч уенның икесен “Салават Юлаев”лар җиңгән иде. Бу юлы да җиңү насыйп булса, алар Русия буенча беренче урынны алачак. Узган җиңүдән соң “Салават Юлаев”лыларның җанатарлары барлык Уфаны дер селкеткән иде. Төнге 11дән соң тавышланырга ярамауга карамастан, алар урамнарда эчеп, кычкырып, машиналарда кычкыртып гөж килгәннәр иде.

Җанатарлардан тынычлыклары бозылган 400 кеше милициягә мөрәҗәгать иткән. Бүген милиция көчәйтелгән тәртиптә эшли. Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек хәвефсезлеге башы Тимерхан Ильясов хәбәрдарлык чаралары аша җанатарларны тәртипле булырга чакырды. Ул:

“Нинди генә патриот булуыгызга карамастан, нормаль кешеләрнең тынычлыгына зыян китермәсәгез иде”,- дип белдерде.
XS
SM
MD
LG