Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Салават Юлаев” үзенә түгелгән акчаларын аклармы?


Җомга кичен Уфада Русия хоккей чемпионатының финал бәйгесенең соңгы уены үтә.

“Салават Юлаев” хоккей клубы Ярославльнең “Локомотив” командасын кабул итә. Спорт белгечләре дә, хоккей җанатарлары да бу уенда “Салават Юлаев” командасы җиңәр дип фаразлый. Алай гына түгел, хәтта республика президенты Мортаза Рәхимов та атнакич көнне журналистлар белән аралашуда юлаевчылардан бары тик алтын медаль генә көтүе турында белдерде.

Ярославльнең “Локомотив” хоккей клубы дүртенче уенда үз мәйданыда үзен бик кыю һәм иркен тотты. “Локомотив” командасы спортчылары саклануда да, һөҗүмдә дә бар осталыгын күрсәтә алды. Ә “Салават Юлаев” клубын танырлык түгел иде. Ә бит аның җанатарлары шул уенда ук җиңү фаразлаган иде.

Хәзер инде соңгы очрашуның ничек тәмамланачагын беркем дә фаразлый алмый. Элеккечә, “Салават Юлаев” кунакларны кыйратачак” дип алдан мактанулар бетте хәзер. Шулай итеп, Башкортстан хоккей клубы уенчылары көмеш медаль белән генә хушланырмы, әллә инде президентыбыз Мортаза Рәхимов алтын медаль көтә дип, егылганчы тырышырмы, күрербез.

Җомга көнне Уфа үзәгенә меңнәрчә милиция хезмәткәре тупланды. Алар, хоккей җанатарларының тәртипсезлекләр оештыруын булдырмас өчен, барлык төп урамнарны коршауга алды. Шул ук вакытта чемпионатның соңгы уенына билетлар әллә кайчан алынып беткән иде. Алыпсатарлар кулындагы билетлар үз бәясеннән ун-унбиш тапкырга кыйммәткәрәк булуы турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG