Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләр акланды


Бүген Петербур шәһәр мәхкамәсе Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләрне аклау карары чыгарды.

Бу карар җәмәгать мәхкамәсенең узган атнада аларны аклап чыгарган карарына нигезләнә.

Җәмәгать мәхкамәсенең гаепләнүчеләрнең гаебе расланмады дигән карарыннан соң 3 гаепләнүче - Тимур Сәетгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Баранов мәхкамә бүлмәсеннән үк иреккә чыгарылды.

Алар узган елның май аенда кулга алынган иде.

Прокуратура мәхкамәнең бүгенге карары белән килешми һәм бу эшне яңадан мәхкамәгә тапшырырга җыена.
XS
SM
MD
LG