Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хизб-ут-Тахрир эшчәнлегендә гаепләнүче 6 кеше кулга алынды



Хизб-ут-Тахрир әл-Ислами дигән оешма эшчәнлегендә гаепләнгән 6 кеше кулга алынды. Әлеге оешманы Русия мәхкәмәсе террорчыл оешма дип 2003 елда тыйган иде. Уфа, Салават, Сибай, Баймак шәһәрләрендә һәм Җиргән касабасында әлеге оешма эшчәнлегендә гаепләнгән 22 кешенең йортында тентү үткәргәннәр, 6 кеше кулга алынган. Алар тыелган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарате башы Тәлгат Таҗетдин бу уңайдан комментарий биреп, тыелган оешмада эшләүчеләргә каршы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, Хизб ут Тахрир әл-Ислами эшчәнлеге Үзәк диния нәзаратенең идея-максатларына туры килми.

XS
SM
MD
LG