Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров машинада ничек йөри (видео)


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Чечнянең икенче зур шәһәре Гудерместа Чечня президенты Рамзан Кадыровның тән сакчылары белән Восток махсус көчләре башлыгы Сулим Ямадаевның тән сакчылары атышкан дип хәбәр ителә.


Атыш шәһәр үзәгендәге бер урамнан кемнең алданрак узуы турында килешә алмау сәбәпле чыккан машина казасыннан соң булган.

Кадыров сакчылары төркеме белән Ямадаев сакчылары төркеме бер-беренә юл бирергә теләмәгән. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешкән. Атышуда яраланучылар булмаган.

Интерфакс хәбәр итүенчә, 14 апрельдә булган бу гадәттән тыш хәлдә Кадыров үзе машинадан чыгып аңлашуларга тыкшынганнан соң гына юл ачылган.

Кадыров март ахырында гына Чечнянең ЮХИДИ башлыгы Шамхан Денилхановны чакыртып машина юлларында казаларның күп булуына ризасызлык белдергән һәм юл йөрү кагыйдәләренең беренче чиратта хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан үтәлүен таләп иткән иде.

Шул ук вакытта Кадыровның үзенең машиналары да юлларда куркыныч тудырып сәгатенә 170 чакрым тизлек белән чаба. Кадыровның үз ярдамчеләре һәм тән сакчылары белән Республика буйлап 56 машинада шундый зур тизлектә чабып йөрүе мәгълүм.



Кадыров сакчылары машиналары белән Ямадаев сакчылары машиналары бәрелешкәннән соң кайбер күзәтүчеләр кадыровчылар белән ямадаевчылар арасында зур бәрелешләр дә булырга мөмкин дип фаразлый.

Сулим Ямадаев
ГРУның Ямадаев җитәкләгән Восток махсус көчләр батальоны саклану министрлыгының Чечнәдә даими нигезләнгән дивизиясенә керә.

Чеченнардан гына торган Ямадаев батальоны республикада кадыровчалар кебек үк үтә рәхимсез төркем буларак тәнкыйтләнеп килә.
XS
SM
MD
LG