Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Жанна Д’аркны кем үтергән"?


Руслан Айсин Петербур үрнәген башка татарлар да куллана ала дип саный.
Руслан Айсин Петербур үрнәген башка татарлар да куллана ала дип саный.

Петербурда татар егетләрен яклап чыктылар. Ә Казанда мөселманнарны "Жанна Д’аркны үтерәләр" дип тә гаепләргә дә мөмкиннәр, ди Руслан Айсин.

Петербур мәхкәмәсе губернаторга һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләрне аклау карарын раслады. Бу карар җәмәгать мәхкамәсенең узган атнада аларны аклап чыгарган карарына нигезләнә. Шулай да әле прокуратура бу карарны инкәр итеп кабаттан эшне Югары мәхкәмәгә бирергә җыена. Ә Казанда исә Петербур татарларын яклаган карар даими гаепләнеп торучы милли яки дини хисле кешеләрне коткарып калу буенча үрнәк була ала дип саныйлар.

Чынбарлыкта булмаган сүз куешу

Тимур Сәетгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Барановның мәхкамә бүлмәсеннән иреккә чыгарылуы турында бүген “Комсомолская Правда” “ФСБ чынбарлыкта булмаган фетнә (сүз куешу) оештыру максатын ачкан?” шигаре белән яза. Газета җинаяттә гаепләнүчеләргә каршы оештырылган ялганнарны ачып салган. Табылган шартлаткычлар, яшереп язылган әңгәмәләрнең чынлыгы исбатланмаган. Шулай ук адвокатлары Максим Гафаров, Петербур губернаторын үтерү турында сүз булмавы турында искәртелә. Инде бер ел дәвам ителгән тикшеренү вакытында шаһит булып саналучы Мөслим Илмурзаев гомумән югалган. Шулай ук телевизордан күрсәтелгән егетләрне тоткарлау сюжетлары да эссез “качкан”.

Гаепләнүчеләрне яклауда зур хезмәт

Сәясәт белгече Руслан Айсин Русия шәһәрләрендә татар һәм мөселманнарга каршы гадәти тормышта даими көч куллану яки төрмә аша басым бара, дип исәпли. Татар конгрессы хезмәткәре бу гамәлләрне Татарстанда да очрый ди. Ә Петербурда алдан ук шикле ысул белән мөселманнарны тоткарлаулары билгеле булган иде, ди Айсин. Русия хокук яклаучылары һәм журналистларның да гаепләнүчеләрне яклауда зур хезмәте булуын әйтә.

Мөселманнарны тоткарлыйлар

“Русия шәһәрләрендә даими рәвештә мәчетләргә һөҗүм итеп торалар. Мөселманнарны тоткарлыйлар. Бу махсус компаниягә ошаган. Аның очы Татарстан һәм Башкортстанга да килеп җитте. Шунысы яхшы, Петербурда булган тоткарлануга җәмәгатьчелек битараф калмады. Аларны яхшы гына яклап чыктылар.”

Төрмәгә озатылучы татарлар хокук ягыннан көчсез

Бу вәзгыятьтә Татарстан һәм Башкортстанда да даими утыртылып торучы мөселманнарны да шулай “әвеш-тәвеш” китереп “тыгып куймаганнармы”, дигән сорау куела. Сәясәт белгече Руслан Айсин, аеруча төрмәгә озатылучы татарларның хокук ягыннан көчсез, ярдәмсез калуын да әйтә.


Жанна Д’аркны үтерергә теләгәннәр, дип гаепләргә мөмкиннәр

“Бездә татарларда яхшы адвокатлар җитми. Аларның эше дә бик авыр. Менә Казанда “Ислам җәмәгате” дигән оешманы гамәлдә булган дәүләт идарәсен җимерергә теләгәннәр дип, гаепләделәр. Русиядә дә әле мондый гаепләү булганы юк иде. Шуларны якларга да юрист табылмады. Хокук яклау өлкәсе бик зәгыйф”, - ди Руслан Айсин. “Хәзер татарны Жанна Д’аркны үтерергә теләгәннәр, дип гаепләргә дә мөмкиннәр”, - дип тел шартлата ул.

Халык утырышчылары исә гаделлек нигезендә эшли ала

Шулай да әле прокуратура туктап калмый. Иреккә чыгаруны инкяр итеп эшне кабаттан Югары мәхкәмәгә бирергә җыена. Ә Казандагы “Кеше хокуклары” адвокат кабинеты хуҗасы Назыйм Сафин Русия яки Татарстанда прокурор һәм мәхкәмәләрнең нахакка гаепләү очрагын да күрә. Шулай да аларга каршы Петербурдагы гаепләнүчеләр үзенчәлекле ысул куллана алган. Бу турыда Назыйм Сафин радиога сөйләгән иде. Ул Петербурда кулланылган халык утырышчылары турында әйтә.

«Хокук яклаучылар яки прокуратура хезмәткәрләре, мәхкәмәчеләр фикерләвендә еш кына һөнәри торгынлык яки кырыслык пәйдә була. Ә халык утырышчылары исә кешелеклелек, гаделлек нигезендә эшли ала. Кануннар рөхсәт итә моны», - дип саный Сафин.


Петербур үрнәген кулланып

Руслан Айсин исә Петербур үрнәген кулланып, татарлар да үзләрен яклар өчен иҗтимагый һәм хокуки юлларны куллана алыр иде, дип саный.

“Петербур очрагы уңай үрнәк булды. Безгә дә татар хокук яклаучылары һәм адвокатларын бергә тупларга кирәк. Алар татарларны кимсетү яки кыерсыту очракларын туплап, тикшереп барып бар дөньяга таныта алыр иде”, - ди Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG