Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповка тагын җинаять эше ачылды


Хокук органнары Рәфис Кашаповка җинаять эшен 7 апрельдә ача. 16 апрельдә шушы хактагы прокуратура карары аның үзенә тапшырыла.

Рәфис Кашапов 1998 елдан Чаллы ТИҮе рәисе. 2000 һәм 2003 елларда аңа ике тапкыр җинаять эше ачыла. 2002 елның май аенда Иҗтимагый Үзәкнең штаб-фатирында каты кыйналуга дучар була. Аңа моңа кадәр ачылган җинаять эшләре ул чактагы Русия президенты Владимир Путин һәм Русия патриархы Алексей II язган мөрәҗәгатьләр белән бәйле. Алексей II язган мөрәҗәгать өчен 3 ай ярым тикшерү астында булып, төрмәдә утыра. Быелның 26 гыйнварында Рәфис Кашапов “Нет христианизации”, ягьни христианлаштыруга юл куелмасын” дигән мөрәҗәгатьне интернет аша тарата. Шушы эшкә прокуратура 7 апрельдә генә җинаять эше кузгата. Бу хактагы карар белән Кашапов 16 апрельдә таныштыралар. 9 апрельдә булган тентү, архивны тартып алу хакында Кашапов “Азатлык”ка болай диде:

“Безне гел куркытып, кисәтеп торалар. Путин хәкимияткә килгәч, мәктәпләрдә, армиядә, төрмәләрдә һәм матбугат чаралары аша христиан динен көчәйттеләр. Безнең каршылык Мәскәүгә ошамый. Репрессия белән генә милли хәрәкәтне туктатып булмый. Алга таба да милли, дини проблемаларны күтәрәбез. Җинаять эше ачылу уңаеннан Чаллы, Казан, Сембер, Уфа, Мәскәү, Петербур, Украина, Алмания, АКШ вәкилләре теләктәшлек белдерде. Барысына рәхмәт. Бердәм булмасак, 1552 ел, Явыз Иван вакытына кайту куркынычы бар. Хокук органнары 20 ел буена тупланган милли хәрәкәткә кагылышлы зур архивны юк итте. Монысы зур югалту”.

Хокук органнары берьюлы ике урында тентү уздыра. ТИҮ штабында һәм Кашаповлар фатирында. Фатирда булган вакыйга хакында Рафисның хатыны - Нурзия ханым сөйли:

“9 апрельдә зур гәүдәле 5-6 ир-ат фатирга керделәр һәм барлык бүлмәне тикшерә башладылар. Шунда үземне начар хис итеп, аңымны җуйдым. Чөнки мондый вакыйгалар күп булды, шуңа тазалыгым начар иде. Күземне ачканда янымда ашыгыч ярдәм һәм ирем бар иде.”

Кашаповка карата ачылган җинаять эше хакында ТИҮ рәисе урынбасары Абдрахман Җәләлетдинов фикере:

“Җинаять эше Кашаповка каршы гына түгел, татар милли хәрәкәтенә каршы ачылды. Бу хәлләр Чаллыдагы бала тудыру йортындагы чукындырудан башланды. Чукындыруга каршы зур пикет оештырылды. Хәкимияткә һәм чиркәү кешеләренә бу ошамады. Алар чукындыруны яклап җинаять эше ачты. Җинаять эше чукындыручыларга каршы булырга тиеш иде. Рафиска ачылган эш кануный түгел. Конституция буенча ул бу хәлләргә каршы чыгарга хокуклы”.

Рәфис Кашаповка ачылган эш Русия җинаять кодексының 282 маддә, беренче бүлеге белән билгеләнә. Бу – милләтара һәм динара низаг тудыру хакында. “Христианлаштыруга – юк!” дигән мөрәҗәгатьне таратуга 3 айга якын вакыт узды. Шушы вакыт эчендә әлеге мөрәҗәгатькә нигезле булган дини, милли низаглар булуы хакында мәгьлүмәтләр юк.
XS
SM
MD
LG